Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә.

ТР вице-премьеры Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов озатуында Столбище авылындагы берничә предприятиедә булды.

Рөстәм Нигъмәтуллин «Дорхан СПК - Казан» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты (Взлетная ур., 26). Бу предприятие 2010 елдан бирле эшли. «Дорхан» компаниясе төркеме «Дорхан» халыкара концернына керә. Төп эшчәнлек төре - төзелеш өчен металл конструкцияләр, эшләнмәләр һәм аларның өлешләрен җитештерү . Предприятиеләр Лаеш районының Кәвәл      һәм Столбище авыл җирлекләре территориясендә урнашкан. 2021 елда «Дорхан» компаниясе төркеме Столбище авылында блок-контейнерлардан модульле биналар, ангарлы капкалар һәм төзелеш сэндвич-панельләре җитештерү буенча икенче заводны файдалануга тапшырды. Параллель рәвештә компания заводның икенче чиратын төзи башлады.

Икенче урында - «Таткабель заводы» ҖЧҖ (Лесхозовская ур., 32). Предприятие 2010 елда сафка бастырылган «Таткабель» ҖЧҖ җитештерү базасында 2020 елда башланган. Бүген ул кабель-үткәрүче  продукция җитештерү һәм аның белән тәэмин итүнең махсуслашкан заманча җитештерү кластеры. Биредә 0,66 кВ. дан 500 кВ. га кадәр көчәнеш класслы көчәнеш кабельләре, 6-35 кВ. көчәнешле ут кабельләре, 6-35 кВ.универсаль кабельләр, шулай ук этилен-пропилен каучук кабельләр чыгарыла. «Завод Таткабель» ҖЧҖ Газпромбанк компанияләр төркеменә керә.

«ICL-КПО ВС» технопаркы фойесында (Усад авылы, Дорожная ур., 42) Лаеш муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нигъмәтуллинның Лаеш районына эш сәфәренең төп максаты – 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә һәм 2023 елга бурычларга багышланган Лаеш муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International