Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы ДОСААФы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы ДОСААФы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты.

Төбәк берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин сөйләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чиратында ассызыклаганча, ДОСААФ - яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүне, хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерүне, РФ Кораллы Көчләре өчен хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләүне үз эченә алган яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча яңа система булдырыла торган иң зур оешма.

Республика ТР ДОСААФы матди-техник базасын ныгытуда ярдәм итә. Аерым алганда, биналар ремонтлана, яңа җайланмалар сатып алына, автомәктәпләргә автомобильләр тапшырыла.

Шулай ук республиканың беренче вице-премьеры ДОСААФ җитәкчелегенә һәм барлык хезмәткәрләренә «Алга» һәм «Тимер» ирекле батальоннарын һәм өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләрне мөлкәт һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча зур эш башкарган өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эш сыйфатлы дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Безнең бурыч - яшьләрне патриотик һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү», - дип өстәде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International