Татарстан Хөкүмәте сайтында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе трансляциясе оештырылачак

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырышта 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк. Чара Зеленодольскта узачак.

Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Чара 13: 00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International