Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы вазыйфасын башкаручы Фаил Камаев белән берлектә “Алга”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Саф”, “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ басуларын һавадан күзәтеп чыкканнан соң, республика җитәкчесе районның Әнәк авылына юнәлде.
Монда ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев каршы алды. Кунаклар республиканың беренче Президенты туып-үскән авылда Шәрип Шәймиевнең музей-йортында булдылар.
Аннары район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырылды. Фаил Камаев районның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул республикада алып барылган программаларның районда тормышка ашырылуына тукталды. Аларның әһәмиятлелелеген ассызыклап, киләчәктә дә бу программалардан нәтиҗәле файдалану максат итеп куелды. Президент та техникаларны яңарту кирәклеген, моның өчен махсус яңа программа эшләнүен искәртте.
Урып-җыюның барышына тукталып, Рөстәм Миңнеханов: “Элек яңгыр көткән идегез, хәзер явым-төшемнәр комачаулый. Мин сезнең игенчелек буенча күп тырышлык куйганыгызны беләм, ләкин, нишлисең инде, уңыш көткәнне бирми. Быелгы ел игенчелек өчен авыр килә, ләкин күңелне төшермәгез. Алга таба да тырышып эшләгез!” , - дип игенчеләргә ышаныч өстәде.
Президент районда быел гына эшли башлаган өр-яңа кошчылык комплексында да булды. “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖнең әлеге объектына нигез узган ел гына салынган, аның беренче җитештерү мәйданчыгы җәйнең беренче аенда ачылган. 28 нче августта аның чебешләр симертү цехының тагын берсен ачу планлаштырыла. Төзелеш киеренке темплар белән бара. Кошчылык комплексының тулаем мәйданы - 83 мең квадрат метр.
Быел Мари Суыксу авылында мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов андагы төзекләндерү эшләре белән танышты.
Соңыннан ул Минзәлә районына юл тотты.