ТР Хөкүмәте Йортында 2023 ел программалары кысаларында торак һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү барышы турында фикер алыштылар

2023 елның 18 марты, шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары беләнүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин нотыгын төзелеш мәйданчыкларындагы хезмәтне саклау эшләренең торышы турындагы мәгълүматтан башлады. Төзелә торган объектларны тикшерү контроль-күзәтчелек органнары белгечләре һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән алып барыла. 2023 ел башыннан ҮҖО 404 тикшерү үткәргән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тикшерүләргә 183 тапкыр чыккан. Дәүләт программалары объектларына заказчы ГИСУ контроль-күзәтчелек чаралары белән төзелешләргә 165 тапкыр чыккан. Быелның гыйнварыннан бирле ачыкланган 139 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән, дип ассызыклады министр.

Татсрстанда 18 мартка торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән - 1 млн. 92 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш алып баручылар, еллык планның 42%ын үтәп, алдынгы урында бара җитәкли. Гомуми мәйданы 599 мең кв. метр булган 81 күп фатирлы йорт әзер.

Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метрга 15 йорт төзелгән. Бу - еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 28%ы.

Индивидуаль торак төзелешенә килгәндә, статистик хисап еллык планның 30% үтәлешен күрсәтә - бу якынча 450 мең кв.м. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда 1 млн 510 мең кв. метр кертү планлаштырыла.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Әйтик, «Торак» федераль проекты буенча 4 объект буенча эшләр алып барыла. Программаның тулаем үтәлеше 30% тәшкил итә.

«Мәгариф» тармагында агымдагы елда 11 мәктәп (башкару 31 процентка бәяләнә), Казанда ике балалар бакчасы («былтырдан күчкән» балалар бакчасының әзерлеге 45 процентка бәяләнә; яңа бакча төзелешендә эшләр 5,5 процентка башкарылган) төзеләчәк.

Сәламәтлек саклау тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 42 муниципаль берәмлектә 47 фельдшер-акушерлык пункты керә, алар буенча эшләр 9 процент тәшкил итә. Шулай ук 2 поликлиника буенча эшләр алып барыла (төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 57% тәшкил итә).

«Мәдәният» тармагында 2 программа эшли, аларда 7 объект кергән. 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Подрядчылар эшләрнең гомуми күләменең 64,5% выполн башкардылар.

Тирә-як мохитне саклау чаралары 5 объектны үз эченә ала. Аларның 4се «Экология» илкүләм проектына керә. Әйтик, Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты буенча эшләр 56% тәшкил итә; Казанда ләм кырларын рекультивацияләү буенча эшләр 49% тәшкил итә; Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау 18%ка башкарылган; Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр 59%ка башкарылган.

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында ярларны ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 77% тәшкил итә. 612 метр шпунтның 604е кертелгән.

Республика программалары кысаларында түбәндәге объектлар төзелә. Бу 4 балаларны савыктыру лагере төзү (эшләрнең башкарылышы 11%). Моннан тыш, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты төзелә, башкару планлы эш күләменең 17 процентын тәшкил итә; торак пунктларның башкарма комитетларының 8 бинасы 11 процентын тәшкил итә. Подрядчылар шулай ук Актаныш һәм Апас районнарында ябык футбол манежлары төзү эшләрен башлап җибәргәннәр.

Азнакай объекты буенча территория әзерләнә, Питрәч районында эшләр апрель аенда башланачак.

Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча 5 республика һәм 2 федераль программа гамәлгә ашырыла. Республика өлеше буенча хәзерге вакытта дәүләт контрактлары төзү процессы бара (Ххалыкны эчәр су белән тәэмин итү», «Урамнарны яктыртуны торгызу», «Бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау», «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блоклы-модульле казаннарны урнаштыру» программалары һәм республика шәһәрләрендә һәм районнарында тышкы урнаштыру казаннары, чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау).

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Саба районында биологик чистарту корылмалары төзү буенча эшләр алып барыла.

«Чиста су» федераль проекты буенча Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә – эш күләме 77% тәшкил итә; һәм яңа объект буенча - Тукай районының Белоус авылында челтәрләр төзү - үтәлеш 8% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International