Россиянең эре компанияләре хуҗалары һәм җитәкчеләре 20 һәм 21 июльдә Казанда узачак «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында бизнесны үстерүнең иң нәтиҗәле алымнары турында фикер алышачак. Дискуссия үзәгендә - РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов каравындагы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының тармак экспертизасы.
Форумны оештыручылар - РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Федераль компетенцияләр үзәге. Чараның үзәк мәйданчыгы Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы була.
«Җитештерүчәнлек 360» форумында катнашучылар импортны алмаштыру мәсьәләләрен хәл итү, бушаган товар нишаларын тутыру һәм яңа базарларга чыгуга бәйле хәзерге чакыруларга җаваплар табу мөмкинлеген алачаклар. Илкүләм проект Россия икътисады үсешенең чын мәгънәсендә нәтиҗәле коралына әверелде. Исегезгә төшерәм, узган атнада Россия Президенты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын киңәйтү кирәклеге турында белдерде. Аны озайту катнашучылар санын ике тапкыр арттырырга һәм 200 меңгә якын хезмәткәрне укытырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте РФ икътисади үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.
70тән артык җитештерү системаларын булдыру буенча экспертлар сакчыл җитештерү методикаларына нигезләнгән яңа чынбарлык шартларында бизнесны саклау буенча әзер карарлар тәкъдим итәчәк. Гадәттәгечә форум кысаларында иң нәтиҗәле предприятиеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Быел форум бишенче тапкыр узачак, һәм Татарстан Республикасы чараны оештыру мөмкинлегенә ия булды, ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында алдынгы төбәк булды. Аны РФ Икътисади үсеш министрлыгы предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасында билгеләде.
"Татарстан масштаблы халыкара һәм бөтенроссия чараларын үткәрү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм аның хезмәт җитештерүчәнлеге юнәлеше буенча уңышлы тарихы бар. Без хезмәттәшләребез белән сакчыл җитештерү коралларын гамәлгә кертүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты 2018 елда РФ Президенты Владимир Путинның майгы указы белән расланган. Алга куелган бурычларга ирешү өчен финанс стимуллаштыру һәм җитештерү процессларын оптимальләштерүдә эксперт ярдәмен үз эченә алган бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән.