Татарстан Хөкүмәте эше турындагы хисап ТР Дәүләт Советы утырышында каралды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп нотык белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, 2022 ел ил һәм республика икътисады өчен җитди сынау булды. "Геосәяси факторлар һәм даими кертелә торган санкцияләр пакеты технологик чикләүләр аша инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, транспорт блокадасы аша - экспорт-импорт операцияләренә, тышкы сәүдә эшчәнлеген чикләүләргә, шул исәптән глобаль финанс системасына керүне тыюга йогынты ясады, - дип аңлатты Алексей Песошин. - Болар барысы да, шул исәптән инфляция басымы, нефть бәяләренең һәм рубль курсы үзгәрүчәнлеге, барлык дәрәҗәләрдә дә кичекмәстән чаралар күрүне таләп итте».

Узган елның февраль-март айларында төп чаралар планы оператив рәвештә актуальләштерелде. Беренчел ихтыяҗны товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка социаль түләүләрнең вакытында булуы өстенлекле юнәлешләр булып тора. Шул ук вакытта хезмәт базарын мониторинглау һәм мәшгульлекне тәэмин итү оештырыла. Тәвәкәллек зонасында калган икътисад тармакларына, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренә киң ярдәм күрсәтелде.

"Әйтик, республиканың федераль исемлеккә кертелгән система булдыручы оешмалары әйләнештәге акчаларны тулыландыруга 40 млрд. сумнан артык ташламалы кредит алган, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Эшкуарларгр ярдәм 83 млрд. сумнан артып китте".

ТР Премьер-министры сүзләренчә, кабул ителгән чаралар предприятиеләр, кредит-финанс оешмалары, кече һәм урта бизнес эшен тотрыклыландыруга гына түгел, ә икътисад үсеше тенденциясен саклап калуга да мөмкинлек бирде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 3 трлн тәшкил итте. 106% үсеш темпы белән 865 млрд. сум. Икътисадый үсешкә сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш секторы төп өлеш кертә. Сәнәгать җитештерү күләме 4 трлн 624 млрд. сумга җиткән. Аның индексы 106,6% тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 888 млрд. сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Төзелеш тармагында шактый үсеш тәэмин ителгән, анда эш күләме 570 млрд. сумнан артып киткән. 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Авыл хуҗалыгына килгәндә, узган ел 5 млн. тоннадан артык ашлык җыелган, сөт савымы беренче тапкыр 2 млн. тоннадан артып киткән. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 млрд.сумга җиткән, ягъни 126%ка якын.

Узган ел беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар тулысынча финансланган, илкүләм проектларның һәм республика программаларының төбәк компонентларын гамәлгә ашыру дәвам иткән. Узган елда инфраструктура объектларына капитал салулар гомуми күләме 122 млрд. сумнан артып киткән. Бу акчалар 4 меңнән артык объектны төзергә һәм капиталь ремонтларга мөмкинлек биргән. Мәсәлән, 324 мәгариф объекты капиталь ремонтланган, 7 мең урынга 9 мәктәп һәм 485 урынга 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, 59 медицина объекты төзелгән һәм 83 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган. 29 спорт объекты һәм 6 балалар лагеры төзелгән. Мәдәният өлкәсендә 12 объект, 34 авыл хуҗалыгы учреждениесе ремонтланган. Шулай ук авылда яшәүчеләргә комплекслы хезмәт күрсәтүнең 13 пункты төзелгән. 66 җәмәгать киңлеге һәм 1,2 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Төзелеп беткән объектлар арасында Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгы госпитален, Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге бинасын, Чаллыдагы «Мастеровые» рус драма театрын, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркны һәм башкаларны билгеләп үтте.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү мөһим булып кала. Узган ел юл эшләре 206 млрд. сумнан артык башкарылган. Идел аша күперле М-12 тиз йөрешле автоюлы, М-7 автоюлы, Шәле Баулы автоюлы төзелеше дәвам итә.

Узган ел 640 км юл норматив хәлгә китерелгән, шул исәптән аерым программалар кысаларында – 380 урамның урам-юл челтәре, 432 км торак пункт юллары ремонтланган, 57 км артык гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына, бакча җәмгыятьләренә һәм балаларны савыктыру лагерьларына керү юллары төзекләндерелгән.

Социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Программа гамәлгә кергәннән бирле газүткәргеч 14 меңгә якын йорт биләмәсе чикләренә кадәр җиткерелгән, 8 меңнән артыгы инде газга тоташтырылган. Республикада торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99,25% тәшкил итә.

Алексей Песошин социаль күрсәткечләргә аерым тукталды. Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча гражданнарның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыру программаларын гамәлгә ашыру гомер озынлыгын 75 елга кадәр арттырырга, реаль хезмәт хакының 101,6%ка үсүен тәэмин итәргә, ярлылык дәрәҗәсен 6%ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

Якындагы перспективага Хөкүмәт эшенең өстенлекләрен анализлап, Алексей Песошин бүгенге көндә предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә, инвестицион активлыкны стимуллаштырырга, кече һәм урта бизнесны үстерү темпларын сакларга, муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсешен һәм илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга кирәклеген ассызыклады.

Шуңа бәйле рәвештә импортны алмаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Узган ел республикага импорт 20%ка кимегән. "Чимал, материаллар һәм комплектлаучы детальләр белән тәэмин итүдә резервларның берсе – дустанә булмаган илләрдән импорт продукцияне Ватан аналоглары белән алыштыру өчен кооперацияара элемтәләрне көчәйтү, ә алар булмаган очракта - аларны җитештерүне оештыру, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру үзәге оештырылган. Импортны алмаштыра торган продукция җитештерүче предприятиеләр өчен бу мәйданчык - өстәмә сату базары, ә кулланучылар өчен импортны алмаштыру мөмкинлеге. Үзәк каталогларында 320 меңнән артык продукция номенклатурасы, шул исәптән 170 меңгә якын позиция импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәр бар. Татарстан предприятиеләре (Татнефть, СИБУР, КАМАЗ һ.б.) хәзер үк импортны алмаштыру проектларын уңышлы тормышка ашыра.

Алексей Песошин сүзләренчә, предприятиеләрнең өзлексез эшләве өчен булган базарларны киңәйтү һәм яңаларын үзләштерү мөһим. Узган ел, чикләүләргә карамастан, предприятиеләр экспорт күләмен арттырдылар. "Агымдагы шартларда Азия, Африка, Латин Америкасының дус илләре белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Төп бурыч - халыкара сәүдә өчен ышанычлы логистик маршрутлар формалаштыру, шул исәптән контейнерлар ташуны кулланып. Кайбер нәтиҗәләр бар инде."

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, тагын бер резерв - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. "Безнең предприятиеләрнең компетенцияләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде, Татарстан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында лидер булды, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. - Хәзер проектта республиканың 210 предприятиесе бар. Предприятиеләргә аны гамәлгә ашыруга кушылырга кирәк».

Алексей Песошин цифрлаштыру һәм цифрлы икътисадны үстерү, инвестицион активлыкны арттыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Узган ел һәм хәзерге вакытта Хөкүмәт эшенең иң мөһим өстенлекләренең берсе булып мобилизацияләнгән гаиләләргә һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү кала. «Республикада хакимият органнарының, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-берләшмәнең һәм волонтерлык хәрәкәтенең үзара эшчәнлегенең төгәл схемасы төзелде, - дип сөйләде Алексей Песошин, - федераль ярдәм чаралары белән беррәттән, Хөкүмәт тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары билгеләнде: финанс ярдәме, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә ташламалар һәм өстенлекләр-ял итү чаралары, салымнар һәм юридик ярдәм.

Татарстанлылар хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәмне турыдан-туры үз зонасына китерү, Лисичанск шәһәренә ярдәм итү буенча эш дәвам итә. "Гуманитар ярдәм җыюда барлык парламент партияләренең төбәк бүлекчәләре, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр, безнең республиканың битараф булмаган гражданнары актив катнаша, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин, - гомумән алганда, республика муниципалитетлары тарафыннан 1,7 млрд. сумнан артык гуманитар ярдәм китерелгән".

Быел депутатлар Хөкүмәт хисабын әзерләү кысаларында республика Президентына 36 сорау җибәрде, аларның күбесенә җаваплар алынды инде. Татарстанлылар депутатларга еш мөрәҗәгать итә торган өстәмә сораулар бүген хисапны тикшерү кысаларында яңгырады.

2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды. Моннан тыш, депутатлар ТР Хөкүмәте адресына тәкъдимнәр җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International