Роман Шәйхетдинов Иннополиста "Үзбәкнефтегаз" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.

Яклар «Үзбәкнефтегаз» АҖ һәм «Иннополис» АҖ арасында югары менеджментны һәм чит ил компаниясе белгечләрен Татарстан ИТ-югары уку йорты базасында нефть-газ секторын цифрлы трансформацияләү һәм цифрлаштыру юнәлеше буенча укыту, шулай ук компаниянең нефть-газ тармагы өчен цифрлы платформалар һәм геомәгълүмат системаларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Иннополиска визиты кысаларында "Үзбәкнефтегаз" делегациясе А.С. Попов исемендәге  технопаркта булдылар, резидент компанияләр офислары белән, Иннополис Университеты, Иннополисның мәдәни тормыш үзәге АrtSpace белән таныштылар һәм пилотсыз автомобильдә йөрделәр.

«Үзбәкнефтегаз» АҖ - Үзбәкстанда иң эре дәүләт компаниясе, 50дән артык предприятиене берләштерә, шул исәптән 13 уртак предприятие, углеводородлар чыгару эшкәртү буенча 10 төп предприятие, шулай ук кураторлык итүче предприятиеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International