Талия Миңнуллина "KazanForum-2023"кә килүче күп санлы делегацияләрне атады

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бүгенге көндә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Россиянең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән 15 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Талия Миңнуллина Татарстан башкаласына киләчәк иң күп санлы делегацияләрне атады. "Чит илләрдән иң масштаблылары - Әзәрбәйҗан, Иран, Малайзия, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан. Әлеге делегацияләрнең саны йөздән артык катнашучыдан гыйбарәт», — диде ул.

Россия Федерациясе субъектларыннан иң күп катнашучылар Санкт-Петербург, Мәскәү, Чечен Республикасы, Оренбург һәм Самара өлкәләре, Пермь крае, шулай ук Башкортостан һәм Мордовия республикаларыннан көтелә.

Халыкара вакыйга кысаларында 45 дипломатик миссия узачак, чит илләрнең 37 гадәттән тыш илчесе катнашуларын раслады, дип өстәде Талия Миңнуллина.

Форумда Таҗикстан Премьер-министры, Үзбәкстан һәм Әзәрбәйҗан вице-премьерлары, төрле илләрнең дәүләт министрлары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәүдә министры, Бәһрәйнның Юстиция министры, Малайзиянең Авыл хуҗалыгы министры, Уганданың Тышкы эшләр министры һәм башкалар катнашачак.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Андрей Белоусов, Марат Хөснуллин һәм Алексей Оверчукның Татарстанга визиты көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International