Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.

Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, визитның төп максаты – «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы чараларында катнашу. 

Бүген Кохир Рәсүлзода Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраша, Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International