ТР Хөкүмәте Йортында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау барышы турында фикер алыштылар: 620 объектта эшләр алып барыла, тулаем алганда эш 41%ка башкарылган

2023 елның 20 мае, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы барлык программаларның актив фазада булуын хәбәр итте. Мәсәлән, мәгариф тармагында 6 программа гамәлгә ашырыла (268 объект). Бу шул исәптән 5 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм интернат-мәктәп. Моннан тыш, 26 мәгариф учреждениесендә террорчылыкка каршы чаралар үткәреләчәк, тагын 143 мәктәптә «Һәр баланың уңышы» ФП буенча спорт заллары ремонтланачак (ике мәктәптә бу эшләр тәмамланган).

Урта һөнәри белем бирү звеносында 9 ресурс үзәге һәм 4 тулай торак яңартылачак.

Министр мәгариф учреждениеләре буенча үтәлешнең 32% тәшкил итүен әйтте. Бер балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә - объектта эшләр 85%ка башкарылган.

Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында подрядчылар 15 муниципаль райондагы 43 объектта эшли башлаган. Әлегә эш күләме 6 процент тәшкил итә.

9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр яртысы диярлек - 45%ка башкарылган.

Урта һөнәри белем бирү тулай торакларын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 28% тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау тармагына килгәндә, монда өч программа кысаларында 118 беренчел звено объекты һәм 31 стационар (149 объект) яңартыла.

Беренчел звено объектлары буенча эш күләме 46%ка башкарылган. Бу атнада Тәтеш районының фельдшер-акушерлык пунктында эшләр төгәлләнгән. Барлыгы 20 объектта эшләр тәмамланган: Арча (1), Әгерҗе (3), Буа (2), Саба (2), Мамадыш (1), Апас (7), Сарман (3), Тәтеш (1) районнарында.

Стационар учреждениеләрнең 45 проценты ремонтланган. Эшләр 26 объектта алып барыла. Бу атнада Казандагы инфекцион хастаханә буенча эшләр төгәлләнгән.

Мәдәният өлкәсендә 4 программа кысаларында 35 объект ремонтлана. Алар арасында 26 авыл мәдәният йорты бар. Торглар узган объектлардан 11 объектта ремонт бара (башкару - 50%). Бу атнада Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында мәдәният йортын яңарту эшләре төгәлләнгән.

Республикада 5 программа кысаларында яшьләр сәясәте өлкәсендәге 28 объектка ремонт ясала. Бу 6 балаларны савыктыру лагере (45 процент үтәлгән); 4 яшүсмерләр клубы (70 процент үтәлгән); 8 яшьләр үзәге (46 процент үтәлгән); 10 психологик-педагогик ярдәм үзәге (8 процент үтәлгән).

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә ике республика программасына 23 объект керә. Аларның 9ы әзер, шул исәптән бу атнада Мамадыш шәһәрендә объект тапшырылган. Гомуми күләмнән эшләр 41%ка башкарылган. Мамадыш, Биектау, Зеленодольск, Саба, Чирмешән, Алабуга, Питрәч районнарында эшләр тәмамланган.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы бер программа буенча гамәлгә ашырыла торган ведомстволарны билгеләде. Бу - спорт Министрлыгы – 15 спорт объекты (башкару 24% тәшкил итә); Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы - 35 объект (шуларның 22се әзер); Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы-19 ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм «РОССЕЛЬХОЗЦЕНТР» федераль учреждениесе биналары (подрядчылар тарафыннан планлаштырылган күләмнең 85%ы үтәлгән); урман хуҗалыгы министрлыгы - 9 объект  (әзерлек 84% тәшкил итә).

Министр республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалуы турында хәбәр итте. Мәсәлән, торглар этабын 730 объект үткән (13 күп фатирлы йортта төзелеш-монтаж эшләре үтәлеше дә, лифтларны алыштыру да каралган).

Төзелеш-монтаж эшләренең  тулаем үтәлеше 41% тәшкил итә. Эшләр 620 күп фатирлы йортта алып барыла, шул исәптән 83 күп фатирлы йортта 210 лифт алыштырыла. Шул ук вакытта 133 объектта эш күләме 70%тан артып киткән.

Аксубай (2), Апас (2), Бөгелмә (2), Зеленодольск (2), Лаеш (1), Лениногорск (1), Минзәлә (1), Түбән Кама (5), Саба (1), Сарман (2) районнарында һәм Чаллы шәһәрендә 21 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International