Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль берәмлекләргә санитар-экологик ике айлык җиңүчеләренә дипломнар тапшырды

2023 елның 27 мае, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Санитар-экологик ике айлыкның барышы турындагы нотык белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик чаралар 1 апрельдә башланды һәм ике ай эчендә республика халкы, муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшенә актив кушылды. Ике айлык кысаларындагы чараларда барлыгы җиде йөз меңгә якын кеше (688 708) катнашты. 18 меңнән артык берәмлек техника (18 166) җәлеп ителде. Полигоннарга 520 мең кубометр калдык (520 943) чыгарылды. Яшелләндерү эшләре кысаларында муниципалитетлар 650 мең агач һәм куак утырттылар.

Бу чорда күп санлы табигать саклау акцияләре, массакүләм өмәләр, экологик дәресләр оештырылды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин санитар-экологик ике айлык йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләргә һәм шәһәр округларына бүләкләр тапшырды. Әйтик, Казан «Шәһәр округлары» категориясендә республиканың иң яхшы муниципаль берәмлеге дип танылды. Икенче урында - Чаллы.

Дипломнар шулай ук муниципалитетларга «Үзәге «шәһәр тибындагы поселок, авыл" статусы булган муниципаль районнар, авыл, үзәге "шәһәр" статусы булган муниципаль районнар» һ. б. категорияләрдә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International