Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы кысаларында 398 ишегалдында юл эшләре бара, тышкы яктырту эшләре 274 ишегалдында бара

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләренең ничек баруы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәсәлән, республикада ишегалларын төзекләндерү кысаларында юл эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 398 ишегалдында юл эшләре башкарыла, 106 ишегалдында бу төр эшләр тәмамланган. Республика буенча юл эшләрен башкаруның уртача проценты 36% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорыннан югарырак.

Апас һәм Югары Ослан районнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләренә май аенда керешкәннәр. Июнь аенда Тәтеш һәм Чирмешән кебек районнар бу эшләргә керешәчәк.

Арина Петрова юл эшләрен башкару динамикасы уртача республика дәрәҗәсенә туры килгән муниципаль районнарны билгеләде, шулай ук артта калган районнарны атады (2 атна эчендә башкару динамикасы 12%тан кимрәк).

Моннан тыш, программа объектларында тышкы яктыртуны монтажлау буенча эшләр алып барыла. Республика буенча эшләрне башкаруның уртача проценты 32 процент тәшкил итә. Гомумән, тышкы яктырту буенча эшләр 274 ишегалдында алып барыла. Тагын 213 ишегалдында бу эш тәмамланган.

Складларда ишегалларын төзекләндерү өчен әзер әйберләрнең 97%ы саклана. мәсәлән, балалар һәм спорт җайланмалары - 100%ка, урам җайланмалары 93%ка әзер.

Җайланмаларның 16%ы монтажланган инде.

Төзекләндерү эшләрен мониторинглау өчен программа белгечләре урыннарга, муниципаль районнарга баралар. 22 майдан 2 июньгә кадәр 15 муниципаль районга барганнар. Якын арада 5 июньнән 16 июньгә кадәр тагын 10 муниципаль районга барачаклар.

Соңгы ике атнада халыктан 537 мөрәҗәгать килгән (ел башыннан барлыгы 3028 мөрәҗәгать). Нигездә, халык киселеп тә үз вакытында чыгарылмаган агачлар һәм ботаклардан, утильләштерелмәгән иске җайланмалардан зарлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International