Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт идарәсе ветераннарын Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итте

2008 елның 30 сентябре, сишәмбе
Бүген, Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министрының республика дәүләт идарәсе ветераннары белән очрашуы булды.
Очрашуга барлыгы 140 кеше - Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының элекке җитәкчеләре, Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре чакырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарны республика Хөкүмәте, Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән кайнар котлады. “Бу очрашуларны без барыбыз да зарыгып көтеп алабыз”, - диде Премьер-министр. Ул республиканың икътисади хәле, бүгенге көндә тормышка ашырыла торган зур проектлар, авыл хуҗалыгындагы уңышлар, торак йортларга капиталь ремонт ясау турында кыскача сөйләп үтте. Хөкүмәт башлыгы дөньякүләм финанс кризисының Татарстан икътисады өчен куркыныч тудырмаячагын ышандырып әйтте.
Бәйрәм белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ветераннарга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет теләде.
Бәйрәм уңаеннан ветераннар өчен концерт оештырылды. Кунаклар алдында республиканың яшь, танылган артистлары, иҗади төркемнәр чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International