Әрмәнстан Республикасы Мәгариф министры: "Иннополистан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин"

2023 елның 9 июне, җомга

Иннополиска Әрмәнстан Республикасы Мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт министры Жанна Андреасян эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул шәһәрнең төп инфраструктура объектларында булды.

А.С. Попов ис. технопаркта Жанна Андреасянга бүген 5 мең кеше яшәгән һәм тагын 2600 кеше көн саен эшкә килгән шәһәрнең һәм 7 меңнән артык эш урыны булдырган 338 компания эшләгән «Иннополис» махсус икътисадый зонасының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Соңгы елларда махсус зона җитештерү блогын ныгыту өстендә эшли һәм резидентлар санына электроника һәм микроэлектроника, телекоммуникация, сервер һәм компьютер җайланмалары, пилотсыз аппаратлар өлкәсендә җитештерүче компанияләрне җәлеп итә. Узган ел ахырында Иннополистагы МИЗ мәйданчыгында югары технологияләр өлкәсендә яңа «ИнноПарк» технопаркы төзелеп бетте, ә тиздән дата-үзәк һәм роботлаштырылган кунакханә барлыкка киләчәк.

Иннополис Университетында кунак югары уку йортының белем бирү һәм фәнни проектлары турында белде һәм профильле университет лабораториясе стеналарында эшләнә торган робототехник хәл ителешләр белән танышты. Аңа, югары уку йортында 40 илдән 1000нән артык студент укый, 15 илдән 152 фәнни-педагогик хезмәткәр укыта һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, дип сөйлиләр. Биредә федераль масштабтагы ИИ һәм робототехника буенча тикшеренү үзәкләре эшли, әһәмиятле проектлар, шул исәптән эре компанияләр өчен 114 коммерциячел һәм грант проектлары гамәлгә ашырыла.

Визиты кысаларында кунак Иннополис лицеенда булды, анда Россиянең 25 төбәгеннән 7-11 сыйныфларның 152 сәләтле укучысы белем ала. Лицей педагогларының казанышлары аңа аеруча тәэсир итте: тәрбия эше буенча директор урынбасары Арман Костанян «Ел укытучысы 2023» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче булды, ә директор Надежда Сулимова «Россиянең Ел директоры» бөтенроссия һөнәри конкурсының топ-5легенә керде.

Шулай ук Жанна Андреасян 2018 елдан бирле Иннополис урамнары буйлап йөрүче Яндекс пилотсыз таксиын сынап карады, бу вакыт эчендә шәһәрдә 55 меңгә якын сәяхәт ясалды. Кунакка хәбәр итүләренчә, Иннополиста югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь-хокукый режим гамәлдә, ә якын арада пилотсыз авиация системалары өчен шундый ук режим кертү планлаштырыла, бу транспорт сервисының яңа төрен һәм дронопортларның бүленгән челтәрен булдыруга ярдәм итәчәк.

"Минемчә, Иннополистан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин: шәһәр төзелеше ягыннан да, биредә барысы да ничек урнаштырылган, мәгариф ягыннан да, чөнки университет һәм лицей инновацион белем бирү үрнәкләре булып тора. Иннополиста мәгълүмат технологияләре һәм җитештерү ягыннан башкарылган эшләр шаккатырды, бу - бөтенләй башка процессларның синергиясе. Мин Иннополис белән алга таба хезмәттәшлек итүгә һәм уртак бурычларны җентекләбрәк эшләүгә өметләнәм", - дип билгеләп үтте Жанна Андреасян визиты йомгаклары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International