ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Республикада терлек азыгы әзерләү буенча план 22%ка үтәлгән

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыю кампаниясенә әзерләү турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык районнар да терлек азыгы әзерләүгә керешкән. Урып - җыюга планлаштырылган 373 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 81 мең гектары чабылган - бу 22%. 280 мең тонна сенаж һәм 10 мең тонна печән әзерләнгән. Лидерлар: Әтнә районы, анда күпьеллыкларның 77 ы җыелган. 47 проценты Апас районында җыелган. Зәй, Буа һәм Балтач районнарында да чабу темплары яхшы.

Шул ук вакытта кайбер районнар мәйданнарның 10%ы  да алып җыелмаган. Алар арасында Сарман, Югары Ослан, Менделеевск, Лениногорск районнары бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны 15 июньгә кадәр тәмамларга кирәклеген искәртте һәм азык әзерләү компаниясен уңышлы уздыру өчен барлык ресурсларны юнәлдерергә чакырды.

Министр өстәп әйткәнчә, республикада бөртеклеләрне җыюга июльнең беренче декадасында керешергә планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә ашлык җыю комплексы әзерләнә. 3380 ашлык җыю комбайнының 50%ы 10 елдан артык кулланыла, бу ватылу ихтималын арттыра. Марат Җәббаров аграрийларны ашлык җыю комбайннарын яңарту эшен дәвам итәргә чакырды, шул исәптән «Росагролизинг» ташламалы лизинг программаларын кулланып та. Быел хуҗалыклар 94 комбайн сатып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International