ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2 млн квадрат метрдан артык торак сафка кертелгән - бу планның 70%

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 65% сафка керткән. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр. Социаль ипотека программасы кысаларында 104 мең кв.метрлык 26 йорт файдалануга тапшырылган, бу йөкләмәләрнең гомуми күләменең 65% тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 69% ка үтәлгән.  Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 37 мең кв. м тәшкил итә.

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 79% ка башкарылган. Шулай ук ике балалар бакчасы төзелә. Былтыр төзелә башлаган мәктәпкәчә учреждениенең әзерлеге 78% дип бәяләнә. Икенче балалар бакчасы буенча эшләр 31% ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа гамәлгә ашырыла. 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП төзелеше 70% ка үтәлгән. Дүрт поликлиника төзелеше буенча төзелеш-монтаж эшләрнең гомуми күләме 51% тәшкил итә.

Мәдәният тармагының ике программасына 7 район һәм авыл мәдәният йорты керә. Бүгенге көндә эшләрнең 66% башкарылган.

2 программа буенча биш объект әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына кертелгән. Аларның дүртесе «Экология» илкүләм проектының өлеше булып тора. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү – 61%, Казанда балчык басуларын рекультивацияләү - 50%, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау - 24%, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү - 62% башкарылган.

«Табигый ресурсларны җитештерү һәм яңадан куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычының Кама Тамагы бистәсе янындагы ярын ныгыту дәвам итә, үтәлеш 85% тәшкил итә.

3 төзекләндерү программасы кысаларында 68 иҗтимагый киңлек буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 23% дип бәяләнә.

Республика программалары кысаларында 4 ябык футбол манежы төзелә (әзерлек 42,5%); 4 универсаль спорт мәйданчыгыннан Чаллыда бер объект эшли; 5 балалар сәламәтләндерү лагере буенча 22% эш башкарылган; халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты буенча 97% башкарылган; торак пунктларның башкарма комитетларының 8 бинасы төзелеше 76% ка башкарылган.

Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү 5 республика һәм ике федераль программа кысаларында алып барыла. Эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча республика өлеше кысаларында эш күләме 51% тәшкил итә, урам яктыртуын торгызу буенча - 51%, бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып газ куллану челтәрләрен ремонтлау буенча - 49%, газ бүлү челтәрләрен реконструкцияләү буенча - 12%, чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча - 40%.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм биологик чистарту корылмалары төзелешенең 3 объекты буенча төзелеш эшләре үтәлеше 40% тәшкил итте. «Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевск штп та су әзерләү станциясен төзү буенча эшләр алып барыла.(эшләр күләме 5 процент тәшкил итә); Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре 20 процент, ә Белоус авылында 82 процент. Программаның иң зур объекты - Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы - 91% ка үтәлгән.

Төзелә торган объектларында хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне тикшерү дәвам итә. Ел башыннан үз-үзен көйләүче оешма вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1247 тапкыр булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 499 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче ГИСУ 266 тапкыр төзелә торган объектларны тикшергән. Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган барлык 513 хокук бозу хәзерге вакытта төзәтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International