Алексей Песошин: Янгыннарны кисәтү буенча халык белән эшләү системалы булырга тиеш

2023 елның 23 июне, җомга

Янгыннарны кисәтү буенча халык белән эшләү системалы булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Узган атнада республикада 2 зур янгын булды. Казанда 14 июньдә Чехов урамындагы 5 катлы йортның түбәсе янгды, ә 18 июньдә Тукай районының Сәет авылында шәхси йорттагы янгында 7 кеше, шул исәптән 4 бала һәлак булган. Алексей Песошин искәрткәнчә, 19 июньдә киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгыннарга каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтү бурычы куелды.

"Торак фондында янгын куркынычы артуны исәпкә алып, барлык җаваплы затларның игътибарын күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән адреслы профилактик эшне көчәйтү зарурлыгына юнәлтәм. Эш Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, шәһәр һәм район администрацияләре, газ, электр челтәрләре хезмәтләр евәкилләре белән берлектә оештырылырга тиеш", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Профилактика эше кысаларында Алексей Песошин автоном төтен янгын хәбәрчеләренең булуына һәм төзеклегенә, шулай ук газ, электр һәм мич җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирергә кушты.

"Йортларны тикшерү барышында гражданнар, шул исәптән балалар белән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, янгын очрагында эш итү тәртибе һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән эш итү мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрү мөһим. Бу эш системалы булырга тиеш", - диде республика Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International