Алексей Песошин Казанда «Транснефть» нең V җәйге спартакиадасын ачуда катнашты

2023 елның 24 июне, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Транснефть» системасы оешмаларының V җәйге Спартакиадасын ачуда катнашты. Тантаналы чара Универсиада авылы территориясендәге байраклар аллеясында узды.

«Транснефть» ААҖдә җәйге һәм кышкы спартакиадалар 2011 елдан бирле үткәрелә. «Транснефть» ААҖнең 30 еллыгына багышланган V җәйге спартакиада Казанда Универсиада авылының спорт объектлары базасында үткәрелә. Ярышлар 24-25 июльдә уза. Анда бөтен Россиядән 575 спортчы - «Транснефть» ААҖ һәм «Транснефть» системасы оешмалары хезмәткәрләре катнашачак. Барлыгы 24 команда.  

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм «Транснефть» арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнашты. "Фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, шулай ук инфраструктура төзү буенча уртак проектлардан тыш, социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга да зур игътибар бирелә. «Транснефть» компаниясенең спортны үстерүе һәм милләтне сәламәтләндерү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе сөендерә", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. 

Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм Казанда күңелле вакыт уздыруларын теләде. 

Ярышлар 8 спорт төре буенча үткәреләчәк: баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, өстәл теннисы, бильярд һәм йөзү. Барлыгы 21 комплект медаль уйнатылачак. Судьялар коллегиясе составына Казанның спорт федерацияләреннән квалификацияле судьялары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International