Роман Шәйхетдинов Иннополиста FINOPOLIS.365 яшьләр программасының кейс-чемпионатын ачты

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста FINOPOLIS.365 яшьләр программасының кейс-чемпионаты башланды. Бу команда ярышлары, анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге катнашучылар кураторлар белән берлектә бизнес-бурычларны хәл итәләр һәм үз идеяләрен профессиональ бәяләү өчен Россия Банкы экспертларына, төбәк хөкүмәтләренә һәм компанияләренә тәкъдим итәләр.

Чемпионатны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Россия банкы Рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова катнашты.

"Илдә FINOPOLIS кебек инициативалы проектлар үсеш алуына мин бик шат. Россиядә финанс базарын цифрлаштыру югары дәрәҗәдә, барлык эре банклар һәм финанс институтлары яхшы цифрлы активларга ия, шуңа күрә катнашучыларга яңа нәрсә кертү авыр булачак. Әмма мәсьәлә никадәр катлаулырак булса, нәтиҗә шулкадәр кызыклырак", - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

Ольга Скоробогатова ассызыклаганча, Иннополис кейс-чемпионат өчен идеаль, чөнки ул уникаль идеяләр, кызыклы укытучылар һәм гениаль яшьләр очрашкан алдынгы мәйданчыкларның берсе. Үз чыгышында спикер финанс технологияләре өлкәсендәге трендлар, Үзәк Банкның актуаль проектлары, шул исәптән цифрлы рубль турында сөйләде.

FINOPOLIS.365 яшьләр программасы чемпионаты  Иннополиста Россиянең төрле төбәкләреннән 60ка якын финалистны җыйган, шул исәптән 19ы Казаннан һәм 2се Иннополистан. Балалар Россия Банкының Финтех Хабыннан һәм финанс базарының башка экспертларыннан белем бирү трегы кысаларында әзерлек үттеләр. Темалар финанс технологияләренә, түләүләрдә инновацияләргә, түләү индустриясендә мәгълүмати куркынычсызлыкка кагылган. Командалар эшләгән кейслар «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» проектын үстерүгә багышланган: аларны хәл итү өчен катнашучыларга карта сервислары инфраструктурасын киңәйтү һәм аны башка төбәк проектлары белән интеграцияләү мөмкинлекләренә игътибар итәргә кирәк. Хәл ителеше иң яхшы дип аталган команда FINOPOLIS 2023 инновацион финанс технологияләре форумына бара алачак, шулай ук җиңүчеләрнең бүләкләрен һәм дипломнарын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International