Иннополиста РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары булды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында алар Иннополис Университетында булдылар.

Роман Шәйхетдинов кунакларга Иннополис үсеше перспективалары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Ул Иннополис Университеты кампусларын киңәйтү проектына аерым тукталды: быел ук BIM-технологияләр кулланып төзелгән, гомуми мәйданы 28 мең кв. метрдан артык булган өч яңа торак корпус файдалануга тапшырылачак.

Шул ук көнне А.С. Попов ис. технопаркта  Татарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Россия Федерациясе сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары катнашында республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International