Алексей Песошин җир сөрү буенча X Россия ачык чемпионатын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында җир сөрү буенча X Россия ачык чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Без быел Татарстан Республикасында агросәнәгать тармагы өчен шундый масштаблы вакыйга узуына шатбыз", - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы үзенең сәламләү сүзендә.

Ул билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексын үстерү - Татарстанның социаль-икътисадый сәясәтенең стратегик өстенлекләренең берсе. 2022 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республика ИФОда беренче урынны һәм илнең барлык төбәкләре арасында бишенче урынны били.

"Татарстанда авыл халкы 900 мең кеше яки республикада яшәүче һәр дүртенче кеше. АСКда 140 меңнән артык кеше эшли бу республиканың икътисадый актив халкының 7 проценты. Төрле милек рәвешендәге 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы уңышлы эшли», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада аграрийларны югары профессионализм һәм эштә җаваплылык өчен бәялиләр һәм хөрмәт итәләр. "Җир сөрү буенча юбилей ачык чемпионат һәркемгә максималь уңай хисләр бүләк итсен. Чемпионатның тәҗрибәле катнашучыларга яңа казанышларга ирешергә ярдәм итүен, ә яңа килүчеләр өчен уңышларга трамплин булуын телим", - дип өстәде Алексей Песошин.

Шулай ук тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исеменнән сәламләү телеграммалары укылды.

X Россия ачык чемпионатында Россиянең 37 төбәгеннән һәм дус илләрдән 65 механизатор катнаша. Чара «Росагролизинг» компаниясе белән берлектә үткәрелә, бу чара авыл хуҗалыгында эшләү культурасын күтәрүгә, аграр һөнәрләрне популярлаштыруга һәм яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына эшкә җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International