Алексей Песошин һәм Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булдылар

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булдылар. Аларны ТР спорт министры Владимир Леонов һәм югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов озата йөрде.

Идел буе университеты базасында бу көннәрдә XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасы - Сбербанк хезмәткәрләренең төп спорт турниры уза. Герман Греф «Буревестник» уку-спорт комплексында, Теннис академиясенең ачык кортларында булды, шулай ук Универсиада Авылы мөмкинлекләре белән танышты.

Ярышлар 10-14 июльдә уза. Ярышлар барышында спортның 10 төрендә иң яхшы атлетлар билгеләнәчәк, ә өч көн эчендә Сбер Төркеме компанияләренең 18 командасы арасында 49 бүләк комплекты уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International