Бүген “Казан” халыкара ат-спорт комплексында Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды. Чара кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре булды. Ат-спорт ярышлары программасында 9 чабыш һәм 3 заезд каралган.
“Казанская миля” бүләгенә үткәрелгән ярышларда Лемон Шайнинг Мун кушаматлы ат җиңде, җайдагы - Таһир Метшин. Бүләк фонды 300 мең сум тәшкил итә.
Җайдакны җиңү белән Казан мэры Илсур Метшин котлады, ә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Миңсәгыйрь Нуретдинов бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты призына үткәрелгән ярышта “Тимерхан” спорт клубының Год Дрим кушаматлы аты җиңде. Җайдак Александр Иванский идарәсендәге өч яшьлек айгыр 2,4 мең метр дистанциягә чабышуда беренче килде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җиңүчегә Кубок тапшырды.
Татарстан Президенты призына ярышлар бүләк фонды 3 млн. сум тәшкил итте.