Алексей Песошин "Җитештерүчәнлек 360" форумында: Без хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә тупланган тәҗрибәне кулландык, бу алдынгылар рәтендә булырга мөмкинлек бирде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәк булып тора. Бу төбәгебезгә 2023 елда бишенче юбилей форумын кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы кысаларында «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» пленар утырышында хәбәр итте.

"Җитештерүчәнлек 360" форумы - сакчыл җитештерү буенча илнең төп чарасы. Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.  

Форум кысаларында сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу бара, Россия дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар, Россия предприятиеләре вәкилләрен - җитештерү системаларын төзү лидерларын, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрне, бизнес вәкилләрен берләштерә.

Пленар утырыш барышында Алексей Песошин нәрсә хисабына Татарстан узган ел йомгаклары буенча хезмәт җитештерүчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешә алды һәм илкүләм проект рейтингын җитәкли алды дигән сорауга җавап бирде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, «предприятиеләр эшнең тәмен сизеп алдылар».

"Хәзер илкүләм проектта Татарстанның 226 компаниясе катнаша, җитештерүчәнлекне арттыру коралларына 4 меңнән артык кеше өйрәтелгән, - диде Алексей Песошин. - Татарстан - үсеш ягыннан алган сәнәгать төбәге, шуңа күрә илкүләм проектта катнашучыларның яртысыннан артыгы – эшкәртү тармаклары предприятиеләре, төгәлрәге, бу 64,2% тәшкил итә».

Моннан тыш, Алексей Песошин белдергәнчә, «илкүләм проектта катнашу да җитди икътисадый нәтиҗә бирде. Дәүләт чыгымнары 637 млн .сум булганда, өстәмә кыйммәт 21,3 млрд. сумга артты».

Татарстан Премьер-министры шулай ук билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы заемнарыннан актив файдалана. "Үз үсеше өчен республика предприятиеләре 2 млрд.сумнан артык акча алды", - дип төгәллек кертте ул.

Нәтиҗә ясап, Алексей Песошин: «Төбәкләр рейтингында беренче урын — озак һәм тырыш эш нәтиҗәсе. Без илкүләм проектка кадәр үк предприятиеләребезнең нәтиҗәлелеген арттыру белән шөгыльләндек. 2012 елда ук без «Сакчыл җитештерү»не гамәлгә кертү буенча Татарстан программасын расладык. Ул берничә модификация узды һәм хәзерге вакытка кадәр гамәлдә, илкүләм проект чаралары белән параллель рәвештә эшли.

"Бездә ниндидер өстенлек бар иде дип әйтергә була. Безгә тизлекне арттыру өчен вакыт кирәк булмады, без хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә тупланган тәҗрибәбезне кулландык, бу безгә алдынгылар рәтендә булырга мөмкинлек бирде», - диде Алексе й Песошин.

Ул шулай ук Татарстанның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру эшен дәвам итәчәгенә өмет белдерде. "Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, яңа бурычлар куярга һәм казанырга кирәк, - диде Алексей Песошин. - Без бу форумны тагын бер тапкыр кабул итәргә әзер».

Пленар утырышның чакырылган спикерлары - Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов, Федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон, «АКРОН Холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзасы Александр Кобенко, «КМКК» ЯАҖ генераль директоры Игорь Московцев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорыурынбасары- үсеш буенча директор  Ирек Гомәров.

Белешмә өчен:

"Сакчыл җитештерү" технологияләрен кертү яңа инвестицияләрнең дә, җитештерүне үстерүгә инде кертелгән инвестицияләрнең дә нәтиҗәлелеген арттыруда төп драйвер була ала. 2018 елдан илдә илкүләм проект гамәлгә ашырыла, ул предприятиеләргә җитештерелгән продукция күләмен күп тапкыр арттырырга ярдәм итә. Экспертлар компанияләргә сакчыл җитештерүне кертергә, идарә итүне, логистиканы һәм продукцияне сатуны камилләштерергә ярдәм итәләр. Җитештерү агымнарында югалтуларны оптимальләштерү һәм җитештерүне арттыру буенча дәүләт консалтингына эшкәртү, төзелеш, транспорт тармагы, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләре дәгъва итә. Моннан тыш, төбәкләр махсус тәртиптә илкүләм проектка икътисад тармаклары буенча чикләүләрсез 400 млн сумнан артык керемле компанияләрне кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International