Татарстанда барлык үлем-китем күрсәткече мең кешегә 10,8 очрак тәшкил итә

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстанда халыкның барлык үлем-китем күрсәткече - Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч, мең кешегә 10,8 очрак тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм ТРда беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү өлешендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татарстанлылар еш кына йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үләләр, икенче урында – яман шеш авыруларыннан үлемнәр, дип өстәде. Өчлекне  тышкы сәбәпләре – аварияләр, алкоголизм һәм башка гадәттән тыш хәлләр тәмамлый.

Беренче ике сәбәпне булдырмаска диспансеризация ярдәм итә ала. Медицина тикшерүе авыруны башлангыч этапта ачыкларга һәм аны дәваларга ярдәм итәчәк.

Марсель Миңнуллин 2023 елда республикада диспансерлаштыру планы 102%ка үтәлгән дип өстәде.

Татарстанның һәр фельдшер-акушерлык пунктында (ФАП) фельдшер ярдәмчесе пәйда булачак, моның өчен 1600 авыл кешесен укыту планлаштырыла, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры.

"Бу – кече шәфкать туташы, ул ФАПта фельдшерларның кадрлар дефицитын тутырачак һәм алты ай дәвамында билгеле бер күнекмәләргә кыска курста өйрәнгәннән соң эшли башлаячак», - дип сөйләде ведомство башлыгы.

Бу практиканы Татарстан Оренбург өлкәсендәге коллегаларыннан алган.

Уку сентябрьдә медицина көллиятләрендә башланачак. ФАП булган һәр авылдан бер кандидат җибәреләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгында барлык вариантлар каралачак, җенес һәм яшь буенча чикләүләр юк.

Укудан соң мондый белгечләр фельдшер белән дә, фельдшерсыз да эшләргә әзер булачак.

"Фельдшер ярдәмчесе бурычларына цифрлаштыру компонентлары кертеләчәк, ягъни Интернет белән эшләргә кирәк булачак. Ул үзәк район хастаханәсендә участок терапевтына тапшырылачак күрсәткечләрне, шикәр дәрәҗәсе, кан басымы, пульс, сатурация, электрокардиограмма күрсәткечләрен язачак», - дип билгеләп үтте министр.

Быел Татарстанда 22 фельдшер-акушерлык пункты, Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы офисы төзү, шулай ук ике учреждениене капиталь ремонтлау планлаштырыла, дип хисап бирде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International