Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сергей Степашин Казан Универсиадасын әзерләү турында: “Коррупция фактлары һәм бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмады”
2013 елның 6 сентябре, җомга
“Казан Универсиадасын әзерләү һәм үткәрүдә бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмады”. Бүген Россия һәм Татарстан Хисап палаталарының ТР Хөкүмәте йортында узган берләштерелгән утырышында Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин шулай дип белдерде. Анда июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру һәм уздыруга бүленгән бюджет акчаларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ спорт министры Виталий Мутко, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, РФ һәм ТР Хисап палаталары аудиторлары, ТР министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сергей Степашин искәрткәнчә, Казан Универсиадасына әзерлекнең беренче көннәреннән үк, 2009 елдан бүгенгә кадәр, Россия Хисап палатасы Татарстандагы коллегалары, Генераль прокуратура, башка структуралар белән берлектә бу максатларга казнадан бүленгән акчаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалануына даими мониторинг уздырган. Эш берничә юнәлештә алып барылган. “Без мониторингны ахырга калдырмыйча, план формалаштыру, төзелешләр башлау стадиясендә үк алып бардык”, - дип ассызыклады ул. Даими мониторингның нәтиҗәләре РФ Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына мәгълүмати хатлар рәвешендә юллана барган. “Безнең максат Универсиаданың вакытында һәм сыйфатлы үтүен тәэмин итү иде. Бу тикшерүләр, конструктив уртак эшчәнлек үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде”, - ди ул. Сергей Степашин бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмавын ассызыклады. Ул Бөтендөнья студентлар спорты уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле чараларның федераль бюджеттан финанслануын, республика казнасының анда финанслау шартларында катнашуын, Татарстанның финанслауда үз йөкләмәләрен үтәвен искәртеп, бюджет акчаларының нәтиҗәле файдалануын ассызыклады. “Универсиада кебек күп миллиардлы эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда, кайбер дәгъвалар да, җитешсезлекләр дә ачыклана, билгеле. Яңа стадион төзелеше буенча да сораулар туган иде. Ачыкланган җитешсезлекләр республика тарафыннан оператив рәвештә төзәтелә барды. Универсиадага әзерлек һәм үткәрү барышында бюджет акчаларын урлау, коррупция фактлары булмады”, - дип ассызыклады Сергей Степашин. Шушы вакыт эчендә Универсиадага әзерлек чорында бюджет акчаларын нәтиҗәле файлалануны тикшерү буенча РФ Хисап палатасының Татарстанда дүрт күчмә коллегиясе узган.
Сергей Степашин акчаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын Татарстан җитәкчелеге һәм республика халкы ярдәме белән гамәлгә ашырылган инфраструктура проектлары ачык күрсәтә, дип саный. Бу уникаль спорт корылмаларында да, Казанның йөзен танымаслык булып үзгәрткән төзекләндерү һәм төзелеш эшләрендә дә ачык чагыла. Универсиада алдыннан Казанда ишекләрен ачкан Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе аны иң тәэсирләндергән объект булган, күрәсең. Сергей Степашин бирегә Мәскәүдән килеп тә ярдәм алырга була дип саный.
Ул Универсиаданың Казанда универсаль спорт инфраструктурасы формалаштыруга зур өлеш кертүенә аерым тукталды. Яңа төзелгән спорт корылмаларының күбесенең илдә аналоглары булмавын, әлеге федераль әһәмияттәге объектларның төрле спорт төрләре буенча ил җыелма командаларын әзерләү үзәкләре булачагын белдерде. “Казан илебезнең спорт үзәгенә әйләнде”, -дип ассызыклады ул.
Сергей Степашин республика җитәкчелеге күргән чаралар Казан Универсиадасын үз тарихында иң масштаблы итәргә ярдәм итте, дигән фикердә. Аның белдерүенчә, монда тупланган тәҗрибә башка эре спорт чараларында, шул исәптән Сочи Олимпиадасында, кулланылачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Унивесрсиадага әзерләнү һәм үткәрү чорында Россия һәм Татарстан Хисап палаталарының нәтиҗәле уртак эшчәнлеген билгеләп үтте. “Без дә алган йөкләмәбезне үтәдек. Илебез Универсиаданы уздыруда иң югары дәрәҗә күрсәтте”,- ди ул.
Татарстан башлыгы контроль органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге тонуста булырга ярдәм итте, дип саный. “Контрольлек итү эшләрен төзелеш, әзерлек процессында ук алып баруны сорадык. Шуңа күрә соңыннан барлыкка килү ихтималы булган күңелсез хәлләрне булдырмый кала алдык”, -ди ул.
Президент Хисап палатасының, РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге оештыру комитетының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте. “Уртак проектны гамәлгә ашырганда, бу федераль, монысы республика, монысы муниципалитет вәкаләте дип бүленмәде. Универсиада проекты федераль һәм республика структураларының ничек эшләргә тиешлеген күрсәтте. Системалы эш алга таба да алып барылырга тиеш”, -ди ул.
Бүгенге утырышта шулай ук Россия һәм Татарстан Хисап палаталары аудиторлары Сергей Агапцов, Азат Вәлиев, РФ спорт министры Виталий Мутко, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һ.б. чыгышлары тыңланды.
"Татар-информ" МА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз