Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин өлкән буын татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2023 елның 1 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының кадерле ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котларга рөхсәт итегез.

Өлкәннәр көне - махсус дата, өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерү өчен искиткеч мөмкинлек.

Сез - заман һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш. Сез туплаган белем һәм тәҗрибә хәзерге шартларда аеруча мөһим, Яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә кирәк. Сез безгә бетмәс-төкәнмәс хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга чиксез тугрылык эстафетасын тапшырдыгыз.

Күп кенә ветераннар, ничә яшьтә булулуарына карамастан, әле дә актив иҗтимагый эшчәнлек алып баралар, яшь буынны хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбияләү белән шөгыльләнәләр. Ил һәм республика өчен эшләгәннәрегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез югары бәяләнә, алар безнең өчен республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә таяныч булып тора.

Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт, алар, сугыш кырларында хәрби батырлыклары һәм җитештерүдәге киеренке хезмәтләре белән сугыш елларының авырлыкларын җиңеп, Ватанны яклап, илне торгызганнар. Сез бүген дә тормышның теләсә нинди сынауларын җиңә алуга ышанычның гәүдәләнеше булып каласыз.

Кадерле ветераннар, чын күңелдән сезгә озак еллар дәвамында игелекле сәламәтлек, җан тынычлыгы, тормышка сүнмәс кызыксыну, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм хөрмәтен телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International