Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасының барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Әйтик, "Мәгариф" тармагында 7 республика һәм федераль программадан (234 объект керә) подрядчыларда бер объект кала - бу Казандагы балалар бакчасы, аның буенча үтәлеш 99% тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау" өлкәсенең өч федераль һәм республика программасына кергән 149 объектның 12сендә ремонт дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 88% тәшкил итә. Бу атнада Лениногорск районында эшләр тәмамланган.
«Мәдәният» тармагындагы 4 федераль һәм республика программасы буенча 44 объектның 12сен авыл мәдәният йортларын ремонтлау кысаларында тәмамлыйсы кала. Алар буенча башкару 89% тәшкил итә. Агымдагы атнада Зеленодольск һәм Биектау районнарында ремонт эшләре төгәлләнгән. 10 тармак мәгариф мәдәният учреждениесенең 4сендә ремонт дәвам итә, план үтәлеше - күләменең 83 проценты.
Яшьләр сәясәте өлкәсендәге 5 программага кергән 27 объектның Зеленодольск районында бер балалар лагеры (башкару - 78%), Казанда яшьләр үзәге (башкару - 57%) эшлшнә әле. Шулай ук 9 психологик-педагогик ярдәм үзәгенең 7сендә эшләр дәвам итә (планлаштырылган күләмнең 66 проценты үтәлгән).
Бу атнада 23 объектны үз эченә алган әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге программалар төгәлләнгән.
Аннары министр республика программалары буенча мәгълүмат бирде.
ТР Спорт министрлыгы - 15 учреждениенең 3се эштә кала, алар буенча башкару 87% тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – 35 объектның берсе Алабуга районында кала, аның буенча үтәлеш 95% тәшкил итә.
Моннан тыш, 13 хәрби комиссариатның төзелеш-монтаж эшләре 10 объектта дәвам итә, башкару 91% дип бәяләнә.
Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау кысаларында Түбән Камада бер объект кала, аның буенча башкару 52% тәшкил итә.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча тәмамланганчы бер проценттан да кимрәк калып бара. Подрядчылар эшләре дәвам иткән 23 күп фатирлы йортта күләме 84%тан артып киткән.
702 йорт тулысынча әзер, шул исәптән 96 объект, аларда барлыгы 257 лифт алыштырылган.
Узган ике атнада тапшырылган 6 муниципалитеттагы 27 йорт та әзер.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан килгән түләүләрне җыю турында хәбәр итте. Гомумән алганда, быелның сентябрендә республика буенча җыю узган елның шул ук чорына карата 5 процентка кимегән һәм 98,3 процент тәшкил иткән.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан буенча халыктан килгән түләүләрне җыю дәрәҗәсе уртача 98,6% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,1%ка түбән. Уртача еллык дәрәҗәсе 99,2% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 0,2%ка югарырак.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 72,7%ка җиткән. Шул ук вакытта районнар бу мәсьәләдә төрле күрсәткечләр бирәләр. Әйтик, 2 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше яртысына да җитмәгән (Чүпрәле, Мамадыш). 28 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 72,7 процентка кадәр. 15 муниципаль берәмлек уртача республика күрсәткеченнән артып киткән.
Марат Айзатуллин торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычлар турында хәбәр итте. 2023 елның 1 октябренә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 149 млн. сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 млн. сумга кимү теркәлә.
Бер ел эчендә кулланылган электр энергиясе буенча бурыч суммасы 8 млн сумга кимегән. 2023 елның 1 октябренә бурычның гомуми суммасы 29 млн. сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта коммуналь комплекс оешмасының кичектерелгән бурычы күләме 6 млн сумга диярлек киметелгән - хәзер коммуналь хезмәткәрләрнең электр энергиясе өчен бурычы суммасы 13 млн 56 мең сум тәшкил итә.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» АҖгә бурычы 2023 елның 1 октябренә 53 млн. сумга кимегән һәм 120 млн. сум тәшкил итә.
Министр җылылык бирү чорына әзерлек паспортларын алу кысаларындагы эш турында кыскача хәбәр итте. Бүгенге көндә Ростехнадзор мәгълүматлары буенча, 11 муниципалитетта 38 оешма бу эшне дәвам итә, 126 оешма әзерлек актлары алган, шуларның 79 оешмасы 34 районда эшне тулысынча тәмамлаган.