Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында булды
2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында (Массачусетс, АКШ) булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән “Россия Инновацион атнасы” чараларында катнашу өчен Бостон шәһәренә (АКШ) килде.
IPG Photonics Директорлар советы рәисе Валентин Гапонцев кыскача тәкъдир белән чыгыш ясады, ул компанияне төзү тарихы һәм аның бөтендөнья базарына лазерлар чыгару турында сөйләде.
Компаниягә 1990 елда Валентин Гапонцев җитәкчелегендәге галимнәр төркеме тарафыннан нигез салынган. Бүген бу трансмилли фәнни-техник корпорация, компания бүлекчәләре 12 илдә эшләп килә, шул исәптән Япониядә, Көньяк Кореядә, Һиндстанда, Франциядә, Сингапурда һәм Бөекбританиядә, компаниянең җитештерү мәйданчыклары АКШта (Оксфорд), Германиядә (Франкфурт) һәм Россиядә (Фрязино) урнашкан.
Валентин Гапонцев хәбәр иткәнчә, компания лазер технологияләре булган җайланамаларны әзерләү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.2000 елга кадәр компания инвестицияләрдән файдаланмаган, үз һәм заем чаралары исәбенә үскән. 2000 елда беренче мәртәбә инвестицияләр җәлеп ителгән, 2006 гелдан алып IPG Photonics гавами акционер компаниягә әверелгән.
Компания капитализациясе 3 млрд. АКШ долларыннан артыграк.
Валентина Гапонцев сүзләренчә, бүген компания лазер технологияләре өлкәсендә беренче урында тора, җепсел лазерлар буенча бөтендөнья базарының 80%ын һәм тулаем лазерлар базарының 20%ын били.
Компания җитештерә торган җепсел лазерлар номенклатурасы 300 берәмлек тәшкил итә.
Лазер җайланмасы төрле тармакларда, шул исәптән авиасәнәгать, машина төзелеше, медицинада, телекоммуникацияләр өлкәсендә һәм башкаларда кулланыла .
Аерым алганда, IPG Photonics лазер технологияләре бүген “КАМАЗ” ААҖдә кулланыла.
Аннары Валентин Гапонцев Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы затлар өчен җитештерү һәм җыю мәйданчыклары буенча экскурсия уздырды, иң заманча лазер җайланмасының эшләвен күрсәтте.
Төгәлрәк - http://www.ipgphotonics.com/
ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз