Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте.

Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук беренче мәртәбә икътисадый һәм торак хуҗалыгы мәсьәләләре берләштерелгән дәүләт оешмасы белән танышканын билгеләп үтте.

Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки, үз чиратында мондый министрлык эксперимент икәнен әйтте, аның кысаларында бүгенге көндә бик күп проектлар ашырыла. Ул мисал өчен әлеге ведомство инновацион тармакларда югары квалификацияле белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе белән шөгыльләнгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Массачусетс штатында инновацион пректларның киләчәк үсешенә, яңа технологияләр һәм яңа идеяләр булдыруга бөтен шартлар тудырылганын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International