Алексей Песошин: Ветеринария хезмәтенең җайга салынган эшенә республика терлекчелек комплексының тотрыклы эшләве бәйле

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, агросәнәгать комплексын үстерү Татарстанның икътисади һәм социаль сәясәтенең стратегик юнәлешләренең берсе. "Ветеринария хезмәтеннән башка һәм эпизоотик иминлекне сакламыйча тармакны үстерү мөмкин түгел. Дәүләт ветеринария хезмәтенең барлык звеноларының уңышлы һәм җайга салынган эшенә халыкның эре терлекчелек һәм кошчылык комплексларының, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларының тотрыклы эшләве, республиканың азык-төлек иминлеге һәм үз-үзен тәэмин итүе бәйле", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул ассызыклаганча, 30 ел дәвамында Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләр актив эш алып бара һәм үсә, аның матди-техник базасы шактый яхшырды. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 2013 елдан башлап ел саен район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре биналарын һәм корылмаларын ремонтлауга 30 млн сум бүлеп бирелә. Программа буенча барлыгы 243 бина һәм корылма ремонтланган. 2014-2016 елларда 126 модульле-блоклы участок ветеринария пунктлары төзелгән. Бүген республика ветеринарларына 30 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды.

"Ветеринария табибы эше - көндәлек, катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Бу катлаулы эшне төрле ветеринария профилендәге меңләгән белгечләр башкара. Ветеринария табибының хезмәтен бәяләп бетерүе кыен, чөнки терлекләрнең генә түгел, ә кешеләрнең дә сәламәтлеге аңа бәйле", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Аннары Алексей Песошин республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International