ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада файдалануга торак тапшыру планы 97,5 процентка үтәлгән

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 97,5%ка үтәлгән. Төзүчеләр 3 млн 23 мең квадрат метр файдалануга тапшырган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Коммерциячел торак гомуми күләмнән 1 млн 208 мең кв. метр тәшкил итә. Бу 151 күп фатирлы торак йорт дигән сүз. Планның үтәлеше бу өлештә 85% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 61 йортның гомуми мәйданы – 147 мең кв.метр. Еллык план 91%ка үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план инде арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы - 1 млн 668 мең кв. метр.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 762 алучы билгеләнгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында төзелгән контракт кысаларында 47 торак урынга аренда килешүе имзаланган. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды арасындагы электрон сәүдә нәтиҗәләре буенча 715 торак бина сатып алуга 2 дәүләт контракты төзелгән.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча субсидия акчаларын 38 муниципаль берәмлектә яшәүче 80 кеше кулланган. Тагын бер гаилә үзләренә туры килгән торак вариантын сайлый.

Күп балалы гаиләләргә рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 30ы гамәлгә ашырылган. Калган гаиләләр фатирлар сайлый.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчелеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнар категориясендә быел бирелергә тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән. Әле калган ике сертификат эшләнеп килә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике федераль программа буенча «Торак» федераль проектының гомуми үтәлеше 70% тәшкил итә. Узган 2 атна эчендә Зеленодольск һәм Мөслим районнарында 2 объектта эшләр тәмамланган. Бу атнада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы төгәлләнгән. Подрядчылар Саба районындагы соңгы объектны тапшырганнар.

"Мәгариф" өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча төзелеш-монтаж эшләре 93 процентка башкарылган. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа буенча бер объект – «Салават күпере »поликлиникасы филиалы кала. Ул киләсе елга күчә. Аның буенча башкару 92% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагы буенча гамәлгә ашырыла торган ике программа кысаларында 12 учреждениенең 4се эшләнә. Гомумән алганда, барлык объектлар буенча әзерлек 96% тәшкил итә. Агымдагы атнада Кукмара районында авыл клубы төзелеше тәмамланган.

Ике федераль программа әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән. «Экология» илкүләм проекты объектлары буенча динамика түбәндәгечә:  Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр - 72%ка, Казанда балчык кырларын рекультивацияләү - 61%ка, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү -95%ка  башкарылган. Шулай ук Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранган җирләрне рекультивацияләү буенча эшләр башланган, объект киләсе елга күчә.

Кама Тамагы штп янындагы Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту «Табигый ресурсларны торгызу һәм куллану» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Хәзерге вакытта башкару 93% дип бәяләнә.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 68 объектның 22се подрядчыларда эшләнә. Гомумән, барлык объектлар буенча башкару 97% дип бәяләнә. Узган ике атнада 6 паркта эшләр тәмамланган: икешәр Нурлат һәм Әлмәт районнарында, берсе Питрәч һәм Зеленодольск районнарында.

Балаларны савыктыру буенча 3 лагерь эшләнә - башкару 94% тәшкил итә. Узган ике атна эчендә Ютазы районында эшләр төгәлләнгән.

«Чиста су» федераль проектына кергән 4 объект та төгәлләнгән. Бу атнада соңгы объект - «Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү» файдалануга тапшырылган.

Шулай ук агымдагы атнада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләр төгәлләнгән. Подрядчылар Мамадыш һәм Кукмара районнарында ике объект тапшырган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә эшләрнең гомуми үтәлеше 99% тәшкил итә. 26 объектның 2се эшләнә. Бу атнада 5 объектта эшләр тәмамланган: Казанда - өч, Чаллыда һәм Чистайда  -берәр.

Хезмәтне саклау буенча төзелеш мәйданчыкларын тикшерү дәвам итә. Мондый чараларның күбесен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәрә - гыйнвардан башлап ҮҖО вәкилләре мәйданчыкларга 2 мең 258 тапкыр чыккан. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 245 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар тарафыннан 378 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International