Алексей Песошин: Татарстан архив эшен үстерү буенча алдынгы урында тора

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

Утырыш алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы Столбище авылындагы дәүләт архивының яңа бинасында булды. Алексей Песошин кулъязмаларны реставрацияләү үзәген, архив документларын кабул итү зонасын һәм берничә саклагычны карады. Шулай ук Премьер-министрга электрон документларны саклау буенча цифрлы проект, «Ядкяр» нәсел шәҗәрәсе порталы һәм башка проектлар тәкъдим ителде.

Коллегия барышында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, Татарстан архив учреждениеләрендә саклана торган документлар күләме буенча - Идел буе федераль округында икенче урында һәм аудиовизуаль документлар саны буенча өченче урында тора. Архив учреждениеләрен комплектлау чыганаклары саны буенча безнең республика беренче урында.

2023 елда архив фонды күләме 61,6 мең шәхси саклау эшенә һәм 18,2 мең социаль әһәмиятле документларга арткан. Планлаштырылган 1,6 мең фәнни-техник документация эшеннән архивка 761 эш килгән. Архив фонды составына даими саклауның 66 мең эше һәм шәхси состав буенча 17 мең эш кертелгән. 2023 елда документларның саклануын тәэмин итү буенча эш кысаларында архивларда 10,7 мең бит реставрацияләнгән.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республиканың архив тармагы актив үсештә. Бүгенге көндә Татарстан кайбер күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора, цифрлы технологияләрне куллану өлкәсендә аерым нәтиҗәләргә ирешелгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, матди-техник базаны ныгыту буенча зур эш башкарылган. 2017 елдан бирле Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә архивларны капиталь ремонтлау программасы эшли. Бу чорда аны финанслау 410 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, ТР Архив эше буенча дәүләт комитетына, юнәлеш министрлыклары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, яңа оешмаларның архив чыганаклары исемлегенә кертү эшен дәвам итәргә кирәк. "Предприятиеләргә һәм оешмаларга әлеге мәсьәләгә үз мөнәсәбәтләрен яңадан карап чыгарга кирәк. Сәнәгатьтә һәм башка тармакларда зур лидерлар үрнәк булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Рәисе хәбәр итте. Шуны истә тоту мөһим: бүген республикада барган барлык вакыйгалар тиздән архив фонды милкенә әйләнәчәк», - диде республика Премьер-министры.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, республика бюджетыннан ел саен икътисад һәм бизнес-процессларны үстерүгә шактый акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә фәнни-техник, проект, тикшеренү документлары комплексы барлыкка килә. "Алга таба куллану өчен бу документларны үзәкләштерелгән дәүләт саклавын оештырырга кирәк. Бердәм база булдыру булган капиталны системалаштырырга, структуралаштырырга, сакларга һәм кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Архив эше буенча ТР дәүләт комитетыннан, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә, күрсәтелгән документларны дәүләт саклавына тапшыру һәм аларны коммерцияләштерүнең төгәл механизмын эшләвен сорыйм», - дип ассызыклады ул.

Шулай ук Алексей Песошин дөньяның иң яхшы практикаларын өйрәнүне дәвам итәргә һәм цифрлы технологияләрне активрак кулланырга, архив документларын реставрацияләү үзәген үстерергә, рухи кыйммәтләрне ныгыту һәм саклау һәм милли традицияләрне торгызу буенча иҗтимагый институтлар белән эшне дәвам итәргә чакырды.

Ахырда Алексей Песошин архив эше буенча белгечләргә республиканың кайбер дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International