155 меңнән артык ата-ана яңартылган "ТР Электрон мәгариф"тә теркәлгән

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда 155 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасында теркәлгән инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Теркәлү дәвам итә. Иң мөһиме, бу белем бирү процессына комачауламый", - диде Илсур Һадиуллин.

«ТР Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасы 2024 елның гыйнварыннан яңартылган форматта эшли. 2009 елда файдалануга тапшырылган платформаның элеккеге версиясе җитди яңарту таләп иткән.

"Соңгы елларда системадан файдаланучылар тарафыннан конструктив тәнкыйть артты", – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.

Министр билгеләп үткәнчә, яңартылган версиядә укытучылар һәм мәктәп администрациясе өчен функциональ мөмкинлекләр күбрәк. "Иң мөһиме – мәктәпләрнең кундәлек мәсьәләләрен һәм хисапларын автоматлаштыру һәм оптимальләштерү, укытучыларның эшен гадиләштерү, кәгазь документ әйләнешен мөмкин кадәрчиткә киметү», - дип төгәллек кертте ул.

Спикер өстәп әйткәнчә, укытучы дәресләргә контентны 2 миллионнан артык материалдан торган китапханәдән, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да сайлый ала.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укучылар верификацияләнгән уку материалларының зур китапханәсеннән, цифрлы лабораторияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, укучыларның үз-үзләрен диагностикалау мөмкинлеге барлыкка килгән.

Шәхси кабинетта ата-аналар бала, шул исәптән дәресләр расписаниесе, темалар, уңышлар, өй эшләре, дәрескә йөрүләр, мәктәп яңалыклары турында мәгълүмат ала.

"ТР Электрон мәгариф " системасына күчү хәзер яңа адрес буенча башкарыла – ms-edu.tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International