Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде.
Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров каршы алды.
Татарстан башкаласына визиты кысаларында Касыйм-Җомарт Токаев Киләчәк уеннары чараларында катнашачак.