Алга киткән нефть чыгару сәнәгате булу Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше өчен нигез булып тора һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумының “Чимал регионнары: киләчәк буыннар өчен стратегия” темасына панель дискуссиясе барышында әйтте. Дискуссиядә шулай ук РФ энергетика министры Александр Новак, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, "Лукойл" ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова катнашты.
РФ энергетика министры Александр Новак үз чыгышында нефть чыгару һәм газ чыгару тармакларын үстерү перспективалары турында кыскача гына сөйләде. "Газпром" ААҖ планнары турында компания идарәсе рәисе Алексей Миллер сөйләде. Ул Татарстан Республикасын актив газлаштыру регионы буларак билгеләп үтте, Татарстан Республикасы иң эре кулланучыларның берсе, һәм компания анда актив рәвештә социаль сәясәт алып бара.
"Лукойл" башлыгы Ваһит Алекперов файдалы казылмаларны чыгарудан килгән салым керемнәренең бер өлешен региональ дәрәҗәдә тапшыру юлы белән файдалы казылмалар чыгару сәнәгатен һәм инфраструктурасын үстерүдә Россия регионнарын кызыксындырырга кирәк дигән фикер әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта "Газпром" ААҖгә республика үсешендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде. "Безнең аша газ транспортлау магистральләре узу республикага үсәргә ярдәм итә. Без 15 миллиард куб метр газ кулланабыз, һәм моңардан башка без нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен үстерә алмас идек", - дип саный Р. Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, компания - Татарстанның машина төзелеше комплексы продукциясенең эре заказчысы.
Нефть чыгару турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан 70 ел буена нефть чыгара, 3,1 млрд тонна нефть чыгарылган. "Зур нефть республиканың икътисадый һәм социаль йөзен үзгәртте. Бүген безнең нефтебез булмаса, мондый сәнәгать комплексыбыз да булмас иде, - диде Татарстан Президенты. - Вакыт узып тора, ятмаларда файдалы казылмалар запасы кими бара, һәм без яңа ятмаларны эшкәртә башлыйбыз. Безнең нефть запаслары 1 млрд тонна тәшкил итә".
"Киң ресурс базасы һәм нефть сәнәгате – бу безнең үсеш нигезе. Чимал икътисады инновацион юнәлешле була алмый дигән тезис дөрес түгел, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Киресенчә, нефть чыгару сәнәгатенең конкуренциягә сәләтен саклап калу өчен инновацион методлар кулланырга кирәк".
Татарстан Президенты фикеренчә, яңа ятмаларны эшкәртү өчен яңа салым ташламалары кирәк. "Запаслар бүген бөтенләй башка, нефть фонтаннары юк инде. Шуңа күрә сыгылмалы һәм төптән уйланылган салым салу сәясәте кирәк – бу нефть чыгару тармагын саклап калу өчен мәҗбүри шарт", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Ваһит Алекперовның нефть керемнәренең бер өлешен региональ бюджетларга тапшырырга кирәк дигән фикерен хуплады. "Хәзер республика "Татнефть" бюджетка түләгәннең 8-8,5%ын ала", - дип хәбәр итте Р. Миңнеханов.
"Нефть чыгару нәтиҗәсендә без нефть химиясен һәм нефть эшкәртүне үстерә алабыз, нефть – безнең үсеш нигезе", - дип йомгак ясады Татарстан Президенты.