Алексей Песошин БРИКС уеннарын әзерләү буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда БРИКС илләренең халыкара спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш эшендә Россия Спорт министры Олег Матыцин, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә Казанда шундый зур халыкара вакыйга уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Бу колачлы проектны уңышлы тормышка ашыру өчен бездә барлык кирәкле ресурслар бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, быелның гыйнварында Казанда Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның уртак рәислегендә федераль оештыру комитеты утырышы узды.  БРИКСуеннарына әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планы расланды. "Бүген аны башкару буенча актив эш алып барыла. Республикада БРИКС уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штаб, шулай ук Уеннарны әзерләү һәм үткәрү юнәлешләре буенча эш төркемнәре составы төзелде һәм расланды. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар максималь рәвештә эшкә керешкән һәм чараны иң югары дәрәҗәдә оештырып уздыруга юнәлдерелгән. Безгә күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Олег Матыцин Казанның БРИКС уеннарын үткәрү мөмкинлекләрен югары бәяләде. "Татарстан башкаласы халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге спорт чараларын оештыруда зур тәҗрибәгә ия. Күптән түгел Казанда „Киләчәк уеннары“ беренче мультиспорт турниры уңышлы узды. Һичшиксез, БРИКС илләренең спорт уеннары горурлык өчен тагын бер сәбәп булачак", - дип билгеләп үтте РФ Спорт министры.

ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, БРИКС илләре уеннары Казанда 2024 елның 10-26 июнендә узачак. Спорт программасына БРИКС илләрендә иң популяр 29 спорт төре буенча ярышлар кертелгән. Ярышларны үткәргәндә 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк. БРИКС уеннары ачык форматта узачак. 75 илдән 5 меңгә якын катнашучы көтелә. Ярышларда катнашучылар өчен мәдәни һәм экскурсия программалары оештырылачак. Аерым алганда, кунаклар Сабантуй бәйрәмендә катнаша алачак, ул Уеннарны ябу тантанасы белән берләштереләчәк.

Оештыру комитеты әгъзалары турнирда катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү, спорт объектларын әзерләү, мәдәни һәм волонтерлык программаларын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International