Казанда Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Спорт сараенда “Идел буе” конференциясендә Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды. “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” бер-берсен җиңә алмады.

Россиянең һәвәскәрләр хоккей лигасы дип аталган Төнге хоккей лигасы 2012 нче елда булдырылган. Хәзерге вакытта ул - Россиянең иң зур спорт оешмасы. Сезонны ачу матчлары Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе, Подольск һәм Мәскәүдә уза.

Бу сезонда 6 дивизионда бүләкләр уйнатыла. Ярышларда бөтен илдән төрле яшьтәге меңләгән һәвәскәр уенчы катнаша.

“Татарстанда хоккей – иң яраткан спорт төре”, - дип белдерде матч ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп үтәнчә, республикада 40 шугалак, 200 һәвәскәрләр җыелма командасы белән 38 боз сарае исәпләнелә. Аның сүзләренчә, яшьләрдә хоккей легендалары үрнәгендә дөньяга караш формалаша.

ТР Президенты белән бергә кунакларны һәм уенда катнашучыларны сәламләргә дип, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, СССР атказанган спорт мастеры, НХЛ президенты Александр Якушев, ике тапкыр Олимпия чемпионы, сигез тапкыр дөнья чемпионы, НХЛ генераль директоры һәм “Урал” конференциясе кураторы Сергей Макаров чыкты.

Бозга “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” командалары юл алды. Беренче командага танылган спортчылар - Владимир Мышкин, Владимир Лутченко, Алексей Касатонов, Александр Якушев, Сергей Макаров, Ирек Гыймаев һ.б. керә. “Казанские Драконы” командасы тренеры – Россиянең спорт мастеры, РФ физик культура отличнигы, ТР Хоккей федерациясе директоры Роберт Гайнуллин. Халыкара категорияле арбитр Александр Зайцев баш судья булды.

Алканы командаларның капитаннары һәм Рөстәм Миңнеханов ыргытты, соңыннан уен башланды.

Уен 5:5 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International