Минтимер Шәймиев Г.Камал исемендәге театрда “Мәхәббәт FM” спектаклен карады

2013 елның 11 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мәхәббәт FM” исемле яңа спектакль карадылар, аның премьерасы 5 октябрьдә узды һәм 108 нче театр сезонының беренче премьерасы булды.

“Мәхәббәт FM” – эстрада-джаз жанрындагы спектакль, аны үзенең пьесасы буенча, яшь режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев куйган. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гәйфетдинова. Спектакльдә вакыйга заманча яшьләрнең мәхәббәте турында, республикадагы күренекле шәхесләргә пародияләр, җырлар, аларга хас үзенчәлекле юмор стилендә бара һәм ул нигездә яшьләр аудиториясенә исәпләнелгән.

Минтимер Шәймиев театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевне һәм спектакль дә катнашучыларны бу күркәм премьера белән котлады. Камалчылар һәрвакыт яшьләрнең игътибарын театрга җәлеп итәләр һәм шуның белән тамашачыларның буыннан-буынга күчә баруы тәэмин ителә, дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International