Татарстанда «Безнең ишегалды" программасы кысаларында чаралар дәвам итә, кайбер эшләр артка калып бара.

2024 елның 20 июле, шимбә

«Безнең ишегалды» программасы кысаларындагы чаралар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Программа кысаларында юл эшләренең гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә, ике атнада динамика – 11%. Юл эшләрен башкару темплары быелгы план белән чагыштырганда 12%ка түбәнрәк (план күрсәткече 74% булса, республика буенча башкаруның уртача проценты – 64%). Юл эшләре 31 муниципаль берәмлектә дәвам итә. Шул ук вакытта 26 район узган ике атнада 10% һәм аннан да күбрәк динамика күрсәткән. Өч районда динамика 10%тан кимрәк, ә икесендә – 5%тан кимрәк (Сарман һәм Тәтеш). Тышкы яктыртуны урнаштыру эшләре республиканың 22 районында алып барыла. Шул ук вакытта җиде район 10%тан да кимрәк динамика күрсәтә. Программа кысаларында төзекләндерү эшләре бара торган ишегалларында урам җайланмаларын монтажлау бара. 17 июльгә гомуми үтәлеш 36% тәшкил итә. Агымдагы ел планыннан 21% артта калу күзәтелә. Хәзерге вакытта җайланмаларны монтажлау программа кысаларында 165 ишегалдында төгәлләнгән (ягъни ишегалларының гомуми санының 20%ы). Наилә Зиннәтуллина җитешсезлекләр ачыкланган ишегаллары мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде. Фонд белгечләре 16 районга барып кайтканнар. Урамнарны яктырту җайланмасының сыйфатсыз эшләве ачыкланган, моннан тыш, эшләр тәмамланганнан соң, эшчеләр чүп-чар - вак таш, бетон катнашма һ. б. калдырып киткәннәр. Шулай ук алдагы елларда төзекләндерелгән ишегалларының торышына мониторинг алып барыла. Ике атна эчендә 13 муниципаль районга барып, һәркайда җитешсезлекләр ачыкланган - ДТИга 37 кисәтү язылган. Нигездә, бу балалар мәйданчыкларындагы ком өслегенең түбән сыйфаты, шулай ук җайланмаларның зарарланган булуы. Наилә Зиннәтуллина ассызыклаганча: балалар мәйданчыклары - зур игътибар зонасы. Нотыкчы шулай ук 2025 елда «Безнең ишегалды» программасына әзерлек турында сөйләде. Хәзерге вакытта системага киләсе елга төзекләндерү өчен топ-200гә кергән 204 төзекләндерү схемасының 124е йөкләнгән. Наилә Зиннәтуллина искәрткәнчә, төзекләндерү схемаларын тапшыру вакыты 31 июльгә билгеләнгән, вакыт аз калган. Республиканың Әлмәт, Арча, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Чистай районнары схемаларны күрсәтмәгәннәр. Татарстан Республикасы Премьер-министры «Над двор» программасы кысаларында җайланмаларны урнаштыруда 2024 ел планыннан гына түгел, ә 2023 ел күрсәткечләреннән дә артта калуга игътибар итте. Наилә Зиннәтуллина, сорауга җавап биреп, түбәндәгеләрне хәбәр итте: соңгы ай ярым эчендә программаның берничә юнәлеше буенча артта калу күзәтелә, чөнки җайланмаларны урнаштыру юл эшләреннән, яктырту җайланмаларыннан соң ук бара. Алексей Песошин артта калу сәбәпләрен ачыкларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International