Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Татарстанда 40 район бөртекле культуралар суктыруга кереште

2024 елның 27 июле, шимбә

Татарстан Республикасында 40 район бөртекле культуралар суктыруга кереште – көзге бодай, арыш, борчак һәм арпа. Бүгенгә 1 млн 326 мең гектардан 86 мең га суктырылган, бу планның 6,5 %ы, 288 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 33,5 ц/га (2023 елда - 29,9 ц/га). Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Буа, Әлки, Спас, Зәй, Чүпрәле һәм Алексеевск муниципаль районнарында бөртеклеләрне беренчеләрдән булып җыеп алдылар. Уңыш Чистай (55,6 ц/га), Тәтеш (52,3 ц/га), Яңа Чишмә (52,0 ц/га) һәм Зәй (47,0 ц/га) районнарында югары. Бүген төп бурыч – бөртекле культураларны җыюда мөмкин кадәр оешкан булу һәм ашлык җыю комплексының бөтен потенциалын эшкә җигү, диде Марат Җәббаров. Ул ассызыклаганча, 500 мең гектардан артык уҗым һәм борчак тулысынча өлгереп килә. "Урып-җыю эшләрен көчәйтү өчен хуҗалыкларга механикалаштырылган отрядлар җәлеп ителә башлады. Бүгенгә республикадан һәм көньяк төбәкләрдән — Краснодар, Воронеж һәм Самарадан 176 комбайн эшли. Үз ресурслары җитмәгән хуҗалыкларга мехотрядлар җәлеп итәргә киңәш итәбез», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Төбәктә урып-җыю белән бер үк вакытта 10 августтан көзге культураларны чәчүгә керешергә һәм аны 5 сентябрьгә төгәлләргә кирәк, бу республика өчен оптималь чәчү вакыты, дип төгәллек кертте министр. 2025 ел уңышы өчен 1,66 млн га туңга сөрәсе бар. Бүгенгә 21 мең гектар эшкәртелгән, бу планның 1,3%ы. 20 район хуҗалыклары туңга сөрергә керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International