Татарстанның ИТ-тәҗрибәсен РФ Дәүләт Думасы вәкилләре өйрәнә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Татарстанда гамәлгә ашырылган ИТ һәм кибериминлек өлкәсендәге проектлар белән танышты. Депутат Иннополис Университетында, Innostage SOC CyberART кибер куркынычларга каршы тору үзәгендә булды һәм «Иннополис» МИЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашты.

Ярослав Нилов белән Роман Шәйхетдиновның фикер алышуларының төп темасы - Иннополистагы социаль инициативалар. Ярослав Ниловка ИТ-белгечләрне җәлеп итү һәм калдыру программаларын тәкъдир иттеләр, алар арасында торак проектлары, транспорт системасын үстерү, шәһәр инфраструктурасы, әйберләр интернеты, пилотсыз һәм башка инновацион технологияләр. Болар барысы да Иннополиста яшәүчеләрнең уңайлылыгына һәм иминлегенә, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм work-life balance – ИТ-өлкә хезмәткәрләре омтылган эш һәм ял балансына ирешүгә юнәлдерелгән. Ярослав Нилов айтишниклар өчен ташламалы ипотека вәзгыяте турында фикер алышуга актив кушылды. Депутат фикеренчә, проектны үстерергә һәм белгечләргә кредитлауның ташламалы шартларын сакларга кирәк, шул исәптән бер аккредитацияләнгән ИТ-компаниядән икенчесенә күчкәндә дә. Тагын бер мөһим тема - ИТ-кадрлар җитмәү. Экспертлар исәпләп чыгарганча, Татарстанда урта һәм югары дәрәҗәдәге ИТ-белгечләрнең җитешмәве - 10 мең, ә Россия буенча тулаем алганда 900-1260 мең кеше тәшкил итә. Innostage ИТ-компаниясе катнашында төзелгән Татарстанның «Югары уку йортыара SOC» проекты абитуриентлардан һәм кече курс студентларыннан квалификацияле персоналны интенсив һәм сыйфатлы үстерү үрнәге булып тора. Проект югары уку йортының кибериминлеген тәэмин итә, аның базасында студентлар һәм ИТ-тармакның яшь белгечләре стажировкалар һәм өстәмә укулар уза, ә алынган квалификация нәтиҗәләрен күрсәтү өчен Бөтенроссия киберкөрәшләре үткәрелә. Яшь ИТ-кадрларны тизләтелгән практик юнәлешле әзерләү темасы Kazan Digital Week-2024 халыкара форумында да үзәк темаларның берсе булачак. Анда бу өлкәдә закон чыгару инициативалары турында фикер алышу өчен Дәүләт Думасының юнәлеш комитетлары вәкилләре катнашында секция планлаштырыла. Фото: «Иннополис» МИЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International