ТР беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинның ХҺК көне белән котлавы

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне белән котлавы.

"Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, хәрби-һава көчләре ветераннары, очучылар, штурманнар һәм инженер-техник хезмәтләр белгечләре! 12 августта илебез Россия Хәрби – һава көчләре көнен билгеләп үтә! Югары осталык, батырлык, тиз арада дөрес тактик карарлар кабул итә белү – бу сыйфатларның барысы да үз гомерләрен хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә хас. Хәрби авиациянең үсеш тарихында хәрби бурычка тугрылык һәм каһарманлыкның күп үрнәкләре саклана, бу үрнәкләрдә яшь яклаучылар тәрбияләнә. Бүген Россия Хәрби-һава көчләре зур сугышчан куәткә, хәрәкәтләренең ераклыгына, стратегик мөһим бурычларны оператив хәл итү мөмкинлегенә ия. Алар махсус хәрби операция уздыру зонасында, шулай ук суверенитетны һәм илкүләм мәнфәгатьләрне яклауда, дәүләтнең иминлеген тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Үз гомерләрен хәрби авиациягә багышлаган профессионаллар Ватаныбыз күген ышанычлы саклый. Киләчәктә дә хәрби очучылар Ватанга тугрылыклы хезмәт итсеннәр, өлкән буыннар салган данлы традицияләрне арттырсыннар иде. Россия Федерациясе хәрби авиациясен үстерүгә һәм камилләштерүгә авиатөзелеш предприятиеләренең меңләгән кешеләрдән торган коллективлары зур өлеш кертә. Республикабызда яшәүчеләрне Хәрби-һава көчләре көне белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек, Россия хакына хәрби хезмәт итүдә һәм хезмәттә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International