Рәсми Татарстан сайтында август педагогика советының пленар утырышын онлайн-трансляцияләү оештырылачак

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 15 августта, Лаеш районының Усады авылында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».

Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар, республика предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашачак.

Рәсми Татарстан сайтында август педагогика советының пленар утырышын «Инноватика» күп юнәлешле лицееның актлар залыннан турыдан-туры видеотрансляцияләү оештырылачак. Онлайн-трансляция әлеге сылтама буенча булачак. Утырыш 11:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International