Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елга Казанда Спортның су төрләре сарае белән янәшә өстәмә бассейн төзеләчәк
2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын үткәрү вакыты бер атнага кичектерелгән: ярышлар 2015 нче елның 24 нче июленнән 9 нчы августына кадәр узачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов билгеләп узганча, Ауропа телетапшырулары берлеге вәкилләре чемпионатны бер атнага соңрак башларга киңәш иткән. Алар моны, шул рәвешле ярышларны күбрәк кеше тамаша кылачак дип аңлата. Искәртеп узабыз, моңарчы чемпионатны 17 нче июльдән 2 нче августка кадәр үткәрү планлаштырылган иде.
Владимир Леонов 10 нчы октябрьдә FINA вәкилләренең Казанга 2 нче инспекция визиты булганын искәртеп үтте. Бу визитта FINA архитекторлары һәм Ауропа телетапшырулары берлеге вәкилләре катнашкан. Алар ярыш объектларына барып, вакытлыча төзеләчәк бассейннарның урнашу урыннары проектлары турында фикер алышкан. Шулай ук объектларда телевизион съемкалар мөмкинлеге мәсьәләсе күтәрелгән.
Владимир Леонов спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукы Татарстанга ике ел элек бирелүен искәртеп узды. 2011 нче елның 15 нче июлендә Казан Мексика, Канада, Гонконг, Кытай кебек көндәшләреннән өстен чыгып, Шанхай шәһәрендә FINA Генераль конгрессында 2015 нче елгы дөнья чемпионаты хуҗабикәсе буларак игълан ителгән.
Билгеле булганча, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына спорт инфраструктурасы тулысынча әзер диярлек. Чемпионатның төп кластеры “Казан-Арена” футбол стадионы һәм Спортның су төрләре сарае берләштерелгән территориядә урнашачак. Футбол стадионында тренировкалар һәм ярышлар өчен ике бассейн төзү күздә тотыла. Моннан тыш, Спортның су төрләре сарае белән янәшә су тубы буенча финал ярышлары өчен 3 мең кеше сыйдырышлы өстәмә бассейн төзергә кирәк булачак. Бу бары тик ярышлар үткәрү өчен генә каралган инфраструктурасыз бассейн булачак. Спорт сараенда әлегә 3 мең тамашачыны сыйдырырлык мөмкинлекләр юк.
Владимир Леонов шулай ук классик спорт төрләреннән тыш, программага хай-дайвинг өстәлүен искәртеп үтте. Аның асылы ир-атлар өчен 27 метр югарылыктан сикерү, ә хатын-кызлар өчен 20 метр югарылыктан суга сикерүдән гыйбарәт. Игенчеләр сарае янында Казансу елгасы ярында әлеге спорт төре буенча вышкадан сикерү өчен шартлар булдырылачак. Шул рәвешле, биредә хай-дайвинг спорт төре осталарының чыгышын бик күп кеше тамаша кыла алачак. "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры сүзләренчә, хай-дайвинг өчен, ким дигәндә, 6 метр тирәнлек кирәк, шуңа күрә Казансуның бу урынында тирәнәйтү эшләре күздә тотыла.
“Чемпионат кысаларында Татарстан башкаласында шулай ук MASTERS турниры узачак, анда 200 ләп илдән ветеран спортчылар көч сынашачак”, - дип белдерде Владимир Леонов.
Хәзерге вакытта FINA Халыкара йөзү федерациясенең Казанда ике визиты узды. Россия Спорт министры Виталий Мутко рәислегендә оештыру комитеты составы төзелгән. Әлеге комитет составына сәламәтлек саклау, транспорт, куркынычсызлык, таможня һәм башка мәсьәләләр буенча җаваплы министрлык һәм ведомство вәкилләре кергән. Икенче визит барышында финанслау мәсьәләләре кузгатылган. Владимир Леонов әйтүенчә, әлегә чемпионатның Россиягә күпмегә төшәчәге билгесез. Шулай да финанслау 50:50 нисбәтендә булачак. Чыгымнарның ярытысын федераль казна үз өстенә алса, яртысын республика бюджеты күтәрәчәк, шулай ук республика бюджетыннан тыш чыганаклар да кулланылачак.
Чемпионатта катнашачак 3 мең спортчыны һәм делегатларны, шулай ук ветеран спортчыларны Универсиада авылына урнаштыру ниятләнә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз