«Безнең ишегалды" программасы буенча Татарстанда 4 район юл эшләрен төгәлләгән, 18 район яктырту җайланмасын уранаштырган

2024 елның 17 августы, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында чараларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Программа кысаларында юл эшләре 83%ка үтәлгән. Бу үтәлеш планлаштырылганнан 9%ка кимрәк. «Әмма соңгы ике атнада без эш темпларын сизелерлек арттыра алдык", - дип ачыклык кертте Наилә Зиннәтуллина. Шул ук вакытта дүрт район «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләгән инде - болар Баулы, Кукмара, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары. Моннан ике атна элек артта калучылар рәтендә булган Чирмешән һәм Сарман районнары да хәзер юл эшләре буенча иң яхшы динамика күрсәттеләр, дип хәбәр итте нотыкчы. Ул шулай ук юл эшләренең гомуми үтәлеше 85%тан да кимрәк булган 10 муниципаль районны атады, соңгы ике атнада динамика 10%тан да кимрәк. Шул ук вакытта Тәтеш районында узган ике атнада динамика бөтенләй юк, эш темпларын арттыру өчен чаралар күрергә кирәк. Алга таба 2024 ел программасы кысаларында яктырту эшләрен башкару динамикасы аталды. Республика буенча бу төр эшләрне башкаруның уртача проценты - 80%. Планлаштырылган күрсәткечләрдән артта калу - 14%. Узган ике атнада динамика - 9%. Республиканың 18 районында яктырту җайланмасы буенча эшләр төгәлләнгән инде - бу 172 ишегалды территориясе. Тагын 14 районда эшләр дәвам итә. Шул ук вакытта 6 муниципаль берәмлектә ике атна эчендә динамика 10%тан һәм аннан да кимрәк. Аннары җиһазларны монтажлау эшләренең темплары яңгырады. 2024 ел үтәлешенең планлы күрсәткече - 89%. Фактта эшләрнең уртача проценты - 55%. Шул рәвешле, бу төр эш буенча артта калу 34% тәшкил итә. 15 августка балалар һәм спорт җиһазларының - 55%ы, урам җиһазларының 54% ы монтажланган. Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, җиһазларны монтажлау – программаның планнан калышу күбрәк булган өлеше. Бүгенге көнгә җиһазлар 343 ишегалдында монтажланган (ягъни гомуми санның 41%ы). 27 районда җиһазлар урнаштыру эшләре бара әле, Тәтеш районында монтажлауга керешмәгәннәр дә. Темплардан тыш, Зиннәтуллина эшләрнең сыйфаты мәсьәләсенә дә тукталды. Моның өчен башкарылган эшләрнең сыйфатын мониторинглау өчен районнарга чыгулар дәвам итә. Балалар һәм спорт җиһазлары белән тәэмин итүчеләргә карата берничә тапкыр кисәтүләр бар. Тагын бер мөһим момент - агымдагы төзелеш сезонының ишегалды территорияләренең 90%ында стендларда балалар һәм спорт җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре юк. Балаларның балалар өчен билгеләнгән һәм спорт җайланмаларында җәрәхәтләр алу очраклары бар, аерым эпизодлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Наилә Зиннәтуллина мәйданчыкларда эксплуатацияләү кагыйдәләре язылган стендлар урнаштыруга формаль карамаска өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International