Алексей Песошин төзелеш экспертизасы буенча VIII халыкара конференциядә: 2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстанның төзелеш тармагы әйләнеше 25%ка артты

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Төзелеш экспертизасы институтын үстерү» VIII халыкара конференциясе ачылды.

Чараны Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Россия Главгосэкспертиза үткәрә.

Конференциядә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Чарада катнашучыларны сәламләп, ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның төзелеш тармагы меңләгән профессионалларны – төрле белгечлек вәкилләрен берләштерә.

«2023 елда республикада рекордлы 3,4 млн. квадрат метр торак төзелде. Быел да шундый ук нәтиҗәләргә ирешергә уйлыйбыз, - диде Алексей Песошин. - 8 ай эчендә Татарстанда 2,5 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, һәм бу мәгълүматлар буенча Татарстан Россиядә - өченче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның төзелеш тармагы әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25%ка артты. Төзелеш комплексы өлешенә республиканың тулаем төбәк продуктының 7%ы туры килә". Әлеге нәтиҗәләргщ үз эшенең профессионалларының көндәлек хезмәте белщн ирешелә, дип ассызыклады Алексей Песошин. Ул искәрткәнчә, быел республикада мөһим вакыйгалар уза – «Россия - ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы, Киләчәк уеннары, БРИКС илләренең спорт уеннары, Эксперт оешмаларының халыкара конференциясе, октябрьдә дәүләтләрнең беренче затлары катнашында БРИКС саммиты уздыру көтелә. "Уздырыла торган чараларның дәрәҗәсе бөтен төзелеш комплексының үсеш темпын билгели. Һәм бу мәсьәләдә экспертизаның роле сизелерлек. Сез, хөрмәтле экспертлар, проектларның үтәлеше сыйфатын, закон таләпләренең һәм куркынычсызлыкның үтәлешен контрольдә тотасыз, төрле куркынычларны киметәсез, бюджет акчаларын экономияләп, объектларның смета бәясен берничә мәртәбә киметә торган уникаль техник карарлар кабул итәсез, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры экспертларга мөрәҗәгать итеп. - Россиянең баш дәүләт экспертизасы һәм безнең республика экспертизасы - Татарстанның Дәүләт экспертизасы профессионаллары эше нәтиҗәсендә Татарстандагы һәр төзелеш объекты иң югары таләпләргә туры килә". Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Дәүләт экспертизасы бирелгән бәяләмәләр саны буенча Россия дәүләт экспертизалары арасында өченче урында тора. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул конференциядә катнашучыларга уңышлы эшләр, билгеләнгән планнарның тормышка ашырылуын һәм төзелеш экспертизасы институтын үстерү өчен яңа уңышлар теләде. "Сезне безнең республикада күрүебезгә һәрвакыт шатбыз!",- дип йомгаклады ул. Исегезгә төшерәбез, VIII Халыкара конференциянең эшлекле программасының төп векторлары булып төзелеш экспертизасы институты үсешенең стратегик өстенлекләре һәм аларның илкүләм төзелеш комплексларын камилләштерүдәге роле; нәтиҗәле заказчы моделе һәм проектларның бәясе, сроклары, сыйфаты белән идарә итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр; төзелешкә цифрлы идарә итү һәм объектларның тормыш циклының барлык этапларында экспертиза мәгълүматлары белән эшләүнең яңа инструментлары торды. Чит илләрдән катнашучылар БДБ илләренең эксперт органнары, шул исәптән Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм беренче мәртәбә Әзәрбәйҗан делегацияләре белән тәкъдим ителде. Видеоконференцэлемтә буенча конференциягә Үзбәкстан һәм Төрекмәнстанның төзелеш комплекслары һәм эксперт оешмалары вәкилләре кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International