Татарстанның унике районы «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне тулысынча төгәлләде

2024 елның 13 сентябре, җомга

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, тиздән программа буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Хәзер юл эшләре буенча гомуми үтәлеш 96% тәшкил итә. 2 атна эчендә үсеш - 5%. 21 районда юл эшләре тулысынча төгәлләнгән. 30 сентябрьгә кадәр тагын 90 ишегалдында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

Тышкы яктырту җайланмаларын урнаштыруның гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Ике атна эчендә үсеш - 6%. 26 район яктырту эшләрен төгәлләгән инде, 6 муниципаль берәмлектә эшләр дәвам итә. Соңгы 2 атна эчендә ишегалларында җайланмалар урнаштыру буенча яхшы үсеш күрсәтелгән. Бүгенгә гомуми үтәлеш 83% тәшкил итә. Балалар өчен башкаһәм спорт җайланмаларының - 81%ы, урам җайланмаларының 85%ы монтажланган. "Программа буенча эшләрне тулысынча төгәлләгән Аксубай, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Чирмешән районнарын билгеләп үтәсем килә",- диде Наилә Зиннәтуллина.

Фонд төзекләндерү эшләренең барышын мониторинглау өчен районнарга чыгуын дәвам итә. Төп искәрмәләр - сыйфатсыз җайланмалар һәм норматив булмаган монтаж, шулай ук юл эшләре буенча типик конструкцияләр каталогыннан тайпылышлар.

Соңгы айда гражданнардан 579 мөрәҗәгать кергән, бу алдагы чор белән чагыштырганда 35%ка кимрәк. Мөрәҗәгатьләр саны кимү актив төзелеш эшләре тәмамлануга бәйле. Шулай ук 2025 елда программаны гамәлгә ашыруга әзерлек алып барыла.

Топ-200 өчен тавыш бирүдә җиңгән ишегалларының барлык схемалары куратор архитектор-шәһәр төзүчеләр тарафыннан тикшерелгән. Районнарда инде очрашулар, халыкка беренчел проект карарларын тәкъдир итүләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International