Юрий Камалтынов: Дини экстремизм проблемалары турында мәгълүматның төгәл системасы булырга тиеш

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышына рәислек иткән ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов ТРда дини экстремизмны профилактикалауны камилләштерүнең торышы һәм чаралары турындагы мәсьәлә каралышында шундый фикер-таләпләр белдерде.

Бу мәсьәләдә төп доклад белән чыккан РФ куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Олег Назаров сүзләренчә, мәчетләр карамагында башлангыч дини курсларда 10 мең тирәсе кеше белем эсти, аларны укытуда әсбапларның бердәм белем бирү стандартлары буенча җитди экспертиза бәяләмәсе булуы зарур. Хәзерге вакытта, белгечләр бәяләмәсе буенча, республикада мәчетләргә даими һәм әледән-әле 90 меңләп кеше йөри. Шул ук вакытта мәчетләрдә гыйбадәт кылуга ихтыяҗы булган мөселманнарның күпчелеге хезмәт яшендәгелзәр - 18-50 яшьлек кешеләр.

Ләкин Татарстанның Россиядә тыелган халыкара террористик оешмаларның кызыксынуындагы объект булып кала бирүен онытырга ярамый, ди кисәтте Олег Назаров һәм соңгы елларда аларның Интернетта социаль челтәрләре аша гражданнарны идеологик эшкәртүдә актив эш алып барулары, чит ил сегментында террористик һәм экстремистик эчтәлекле 100дән артык сайт эшләвен, соңгы 3 елда дини радикаллар арасында неофитлар һәм хатын-кызлар саны артуын белдерде. Сайтлардагы материалларга 200дән артык экспертиза ясалып, арада 120дән артык материал экстремистик эчтәлекле дип табылды. Радикаль юнәлешле дини идеяләрне пропагандалауга һәм таратуга гамәлдәге законнарның террористларны, экстремистларны җинаять җәзасына тартуга кагылышлы ак таплары, Россиядә ислам буенча белем бирү мәсьәләләренең җайга салынмаганлыгы, аерым гражданнарның дини белеме түбән булуы да ярдәм итә булып чыга, дигән фикердә ФСБның республикадагы җитәкчелеге вәкиле.

Аерым алганда, Россия ислам университетында бүгенгә Татарстанның 24 кала һәм районыннан килеп имам һәм мөселман учреждениесендә укытучы булган 350 кеше белемен күтәргән, алга таба Идел буе федераль округы төбәкләреннән имамнарны җәлеп итү күздә тотыла. Тулаем алганда, республикада күрелгән чаралар төбәктә террористик һәм экстремистик куркынычны сизелерлек киметте, аеруча Универсиада уздырган чорда бу сизелерлек булды, узган елның августыннан бирле дини радикаль агым тарафдары булган 15 кеше җавапка тартылды, 2012 елда кылынган террористик акт ачылды. Хокук саклау органнары тикшерү нәтиҗәләре буенча суд органнары тарафыннан Россия законнарын бозган чит ил гражданнарын иленә мәҗбүри кайтару буенча 1,7 меңнән артык карар чыгарылды, диде докладчы.

Шулай да, Татарстан белән чиктәш булган Киров өлкәсе, Марий Эл, Башкортстан Республикаларындагы төбәкләрдә дә тулаем мөселман җәмгыятьләренә бәйле мәсьәләләрдә вазгыять бездәгедән яхшырак дип булмый, шуңа күрә алар белән чиктәш һәм Татарстанның зур шәһәрләреннән еракта урнашкан муниципаль берәмлекләргә вазгыятьне контрольда тотуны көчәйтү, күрше регионнардагы җирле үзидарә органнары белән багланышларны көйләнгән системага салу һәм уртак эштә Татарстан туплаган тәҗрибәне файдалану таләп ителә.
Шулай ук иреге мәхрүм ителгәннәр арасында радикаль исламчыларның тирә-ягындагыларны үз якларына аудару ихтималы да юк түгел, аларның төрле төбәкләрдә срок тутыруын да онытмаска кирәк. Булганнарына өстәп, Якын Көнчыгыштагы кораллы бәрелешләр барган ислам республикаларыннан мигрантларның үтеп керү ихтималы бар, дип аң булырга кирәклеген басым ясап әйтте РФ куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Олег Назаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International